Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР депутатлары милли мәгариф турында фикер алыша

Бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышы була. Көн тәртибенә барлыгы 4 мәсьәлә чыгарылган. Шуларның иң беренчесе һәм иң мөһиме милли мәгарифкә кагыла. Бу сорау буенча утырышта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Яр Чаллының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Винер Харисов, Мөслим районы Советының мәгариф, мәдәният, сәламәтлек, яшьләр эшләре, спорт һәм социаль мәсьәләләр комиссиясенең даими рәисе Илнур Габидуллин, Казандагы Абдулла Алиш исемендәге 20нче номерлы гимназия директоры Рәхимә Арсланова, Кукмара районындагы удмурт этномәдәни компонентлы мәктәп директоры Виталий Семенов чыгыш ясавы көтелә. Моннан тыш, “Татарстан Республикасында архив эше турында”гы 344-5 нче номерлы ТР закон проекты хакында да сүз булачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев