Быел гыйнвар аенда Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова 90 яшьлеген билгеләп узачак. Татар сәхнәсе йолдызы булып озак еллар балкыган Рауза Хәйретдинова - сәхнәдә генә түгел, тормышта да бәхеттә яшәүче сирәк хатын-кызларыбызның берсе. Ире - Бөек Ватан сугышы ветераны, фәлсәфә фәннәре кандидаты Нуретдин абый Ганиев белән гомер итүләренә дә 65 ел булды.
Сүз уңаеннан: быел 5 март көнне Г.Камал театры сәхнәсендә Рауза апаның 90 яшьлек юбилее билгеләп үтеләчәк. Ә бүген "Интертат" актрисаның гомер юлдашы Нуретдин абый белән оештырган әңгәмәне тәкъдим итә.
Рауза уйный әле һаман...
- Нуретдин абый, сез бик сабыр ир булгансыз ахрысы? Рауза апаны яратуыгызның да ихлас, көчле булганы хәзер дә сизелеп тора. - Каяндыр ишеткәнем бар: артист хатын белән бер ел тору ике елга санала икән. Халык әйтсә дөрестер инде, чөнки сәхнә әһеле һәрвакыт кеше күз алдында. Аны яраталар, хөрмәтлиләр, якын итәләр. Гаиләгә кайткач та, табигый инде, алар иреннән дә шундый ук мөнәсәбәт таләп итә. Рауза кәефсезләнеп йөри башласа, мин аңа гел: “Бар театрга барып кил әле!” - дип әйтә торган идем. “Рауза апа уйныймы әле?” - дип еш кына уены-чынын кушып сорыйлар. “Әйе, һаман уйный әле... минем нервыда”, - дип, мин дә шаяртып куям. Минем әти: “Улым, бервакытта да кешегә начарлык эшләмә. Йөз яхшылык эшләсәң, сиңа шуның унысы гына әйләнеп кайтса да, син бәхетле кеше булырсың!” - дип әйтә торган иде. Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Тормыш юлын кабат башларга насыйп булса, ничегрәк итеп үтәр идегез, дип сорасалар, шулай ук үтәр идем дип җавап бирәчәкмен. 1944 елның сентябрь аенда миңа 16 яшь тулды, шуннан соң үз теләгем белән хәрби комиссариатка киттем. Аннан мине сугышка җибәрделәр. Туган елым 1928 ел булса да, үземне 1927 елгы итеп яздырдым. 7 ел Төньяк флотта хезмәт иттем. Авылдан ике кат чабата белән чыгып киткәндә 7 класс белемем бар иде. Тормышымдагы вакыйгаларны саный китсәң, үзе бер калын китап язарлык. Җиде ел хезмәт итеп Казанга кайттым. Әтинең мине укытырга теләге бар иде. Үзе укый-яза белмәгәч, мине укымышлы итеп күрәсе килгәндер. Әле дә хәтерлим: 4нче класста укыганда, әти Балтачка район үзәгенә барып, чират торып миңа шәп китап алып кайткан. ВКП(б) тарихын!
3 сум белән өч көн вокзалда
Армиядән Казанга кайткач, урта белем алырга кирәк, эшкә урнашырга, фатир кирәк, торырга урын юк. Өч сум акча белән, мин тимер юл вокзалында яши башладым. Акча өч көннән бетте, вокзалдан куып чыгара башладылар. Комсомолның шәһәр комитетына киттем. Андагы кешеләр миңа, ярдәм йөзеннән, пионервожатый булырга киңәш иттеләр. Ул вакытта бөтен вожатыйлар - хатын-кыз. Ә мин берүзем, моряк киеменнән. Балалар барысы да минем янымда. Алар белән төрле уеннар оештырып эшли башладым. 75 сум акча да түләделәр. Шуның 50 сумын домуправка биреп, пропискага кердем. Аннан кирпеч заводына киттем. Анда төрле җирләрдән җыелган 500 яшь кешене туплап, комсомол оешмасына берләштердек. Бер барактан торак бирделәр. Яши башладым (соңрак Раузаны да шунда алып кайттым). Аннары кичке мәктәпкә кереп, 10 класс тәмамладым, университетка читтән торып укырга кердем, аны тәмамладым. Аспирантурада да уңышлы гына белем алдым. 1979 елны Мәскәүдә кандидатлык дисертациямне яклагач, медицина университетында укыта башладым.Мин җир кешесе
- Гади авыл егете! Тырышлык, үҗәтлек белән авырлыкларны җиңеп, кеше булгансыз, димәк... - Бер кешедән дә авыз күтәреп ярдәм сорап утырмадым. Кайчакларында уйланам: колхоз, совхоз җитәкчеләре, сәнгать әһелләре, язучыларның күбесе (90 процентыдыр) - авылдан чыккан кешеләр. Хәзер авылны бетерәләр, ә бит авылда чын тәрбия бирелә иде! Без - әтинең 9 баласы. Әтинең сабакларын әле дә хәтерлим. Мин - олы малай, әти үзе белән эшкә йөртә иде. Сугыш башланды, әле дә исемдә, миңа 13 яшь, утын кисәбез. Әти күбрәк итеп утын хәстәрләп куярга тели. “Мин сугышка китәчәкмен, әниеңә авырга туры килер, шуңа күрә күбрәк әзерлик,” – дигән иде ул. Бөтен авырлыкларны күрергә туры килде. Сыер, үгез җигеп сука сукаладык, хөкүмәткә икмәк ташыдык. Җилкәбездән бөтен авырлыклар узды. Хезмәт белән генә кеше тәрбияләп була торгандыр. Бала эшләп үсәргә тиеш. Авырлыкны күргәннәр бигрәк тә язмыш сынауларына бирешми, тормышын яхшырту өчен бар көчен куя.





Нет комментариев