Татар матбугаты
Төрлечә баеп була...
Зарланырга күнегеп киттек. Күршең зарлана икән, син аннан да артыграк сукранырга тиеш. Шөкер итсәң, начар дип табылган әйбернең яхшы якларын күрә башласаң, сине бик үк дөрес түгел кешегә чыгарачаклар. Ә бит соңгы ике дистә елны гына алсак та, тормыш начар якка тәгәрәмәде. Авылда шартлар каланыкы белән тиңләште. Рухи яктан, бәлки чигенгәнбездер, әмма уңайлыклар ягыннан алдырдык.
Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, республика бәйгесенә нәтиҗә ясап, әнә шулай диде. Әлеге бәйгедә муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр ачыкланды, республикадагы иң яхшы иҗтимагый инициатива билгеләп үтелде, массакүләм мәгълүмат чараларында авыл темасына иң яхшы язучылар аталды.
Быел бәйгегә җәмгысы 102 эш кабул ителгән. Минсәгыйт Шакиров бәйгенең сыйфаты үзгәрүен билгеләп үтте:
– Элек документ тутыру ягы да аксый иде. Хәзер тәкъдим ителгән эшләрнең кайсы авылныкы, кайсы шәһәр җиреннән икәнен аерып булмый, барысы да бер дәрәҗәдә. Җир кешесен күрү, эшен бәяләү җәһәтеннән журналистлар да активлашты. Аларның, авыл кешесенең борчуларын күреп, авылны яшәтү, тормыш шартларын яхшырту турында уйланулары сөенечле.
Иң яхшы идарәче булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк соң? Авылыңнан еракта булсаң да, аның сулышын тоя белергә кирәк. Бөгелмә районының Наратлы авыл җирлеге башлыгы Сергей Дмитриев әнә шундый фикердә:
– Эшкә моннан җиде ел элек керештем. Башта нәрсәдән башларга белми аптырабрак та калдык. Авыл җиренең бер бик матур гадәте бар: анда авырлыкны бергә күтәрәләр. Миңа да элеккеге башлык, андагы хезмәткәрләр ярдәм итте. Күзгә иң ташланганы: әйләнә-тирәнең ял итәр өчен җиһазланмавы иде. Безнең як чишмәләргә бай, әмма ташландык хәлдәгеләре дә шактый иде. Әйтик, Петровка бистәсен чишмәләр өстендә утыра дисәң дә була. Наратлыда – дүрт чишмә, тагын бер авылда – өч чишмә. Табигать биргән бу байлыктан нигә файдаланмаска ди? Суны тикшереп, аның файдалы үзенчәлекләре барлыгын, йомшак булуын ачыкладык та һәрбер йортка чишмә суын җибәрдек.
Җирле үзидарә башлыгы авыл халкының фатихасын әнә шулай алган һәм, икенче зур эше итеп, авыл зиратын төзекләндерүне башлаган. Парк зоналарын булдыру, юлларга таш түшәтү, яр буйларын ныгыту белән беррәттән, рухи һәм физик сәламәтлекне кайгыртуны да бурыч итеп куйган. Бу эштә Сергей Дмитриевка шушы як кешесе, авыр атлетика буенча олимпия чемпионы Николай Колесников ярдәмгә килгән. Шулай итеп Наратлы авылы авыр атлетика спорты белән шөгыльләнүчеләр үзәгенә әверелгән.
Татарстан Дәүләт Советының кече залына бүләкләү тантанасына авыл белән “чирләүчеләр” шактый җыелган иде. Мамадыш районының Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина да – шундый шәхес. Өстәвенә безнең хезмәттәшебез дә икән әле. Район газетасында эшләгән, район телевидениесен оештыруда башлап йөргән ханым соңгы елларда җирле үзидарә башлыгы итеп билгеләнгән. Ул эшен уңай шартлар тудырудан башлап җибәргән. Сүз уңаеннан, авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча федераль бәйге бар. Вәлия Гыйззәтуллина ул бәйгедә өч тапкыр җиңгән булган. Моның өчен урамнарның төзеклегеннән алып, яшь гаиләләрне йортлы итүгә кадәр барысы да керә, ди ул. Йорт-җирле итүнең яңа формасын да тапканнар: арендага бирү өчен берничә катлы йортлар төзи башлаганнар. Кызыл Тау авылы киноүзәге белән дә мактана ала. Монда яшьләр 3D форматта кино карый ала. Татаркино “Бибинур” фильмын күрсәткәндә, биредә алма төшәрлек урын да булмаган икән. Вәлия ханым әйтүенчә, халык шушы фильмны төшергәндә Мамадышның үз кешесенә әверелгән Бибинур – Фирдәвес Әхтәмованы юксына, ди.
Бәйге узды, нәтиҗәләр ясалды. Депутат, жәмәгать эшлеклесе Марат Галиев әйтүенчә, “бүләк ителгән суммадан баеп китеп булмый, әмма профессиональ яктан һәр җиңүче чын мәгънәсендә баеды. Чөнки алар меңнәр арасында иң яхшылары булып танылды”.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев