Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядә Шагыйрьләр паркы ачылган

Бу - дүрт ел эчендә Алания хакимияте ясаган туксанынчы парк. Парк 9 мең кв.м мәйданга ясалган. Бу саннарны җирле матбугат китерә. Маһмутлар мәхәлләсенең Шагыйрьләр паркы тулы бер парклар комплексының бер өлешен тәшкил итә. Зур паркның бер ягында балалар мәйданчыгы урнашкан, анда таганнар, таучыклар куелган. Янәшәдә спорт мәйданчыгы: уртада - теннис өстәлләре, янында унлап төрле спорт тренажерлары. Парклар комплексының Шагыйрьләр паркы дип аталган өлеше зур урын алмый. Парк мәйданчыгы уртасында бастырып куелган китап рәвешендә китап шкафы урнаштырылган. Бу - буккроссинг. Аның киштәсендәге китапларны алып укырга, үзеңнекеләрне дә калдырып китәргә була. Мәйданчык тирәли урнаштырылган эскәмияләрнең икесе аеруча игътибарны җәлеп итә. Аларга билгеле төрек шәхесләре - Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Юныс Əмре турында мәгълүмат урнаштырылган, фоторәсемнәре дә бар. Паркның бер ягыннан озын аллея сузылган һәм аллеяның ян яклары буйлап 37 ачык китап урнаштырылган. Алар барысы да һава торышы тәэсирендэ бозылмый торган металлдан ясалган. Ачык китапның бер ягына шагыйрьнең фоторәсеме һәм кыскача биографиясе урнаштырылган. Икенче ягында шагыйрьнең бер шигыре язылган. Аллеяга куелган шагыйрьләр арасында ерак гасырларды яшәгән Юныс Əмрә (1238-1320), Солтан Абдул (1480-1550), Фазулилардан (1483-1556) алып бүгенге көндә дә исән-сау шагыйрьләргә кадәр бар. Барлыгы 37 шагыйрь турында мәгълүмат бирелгән. Парк янында урнашкан шәхси йорт ишегалдын чит күзләрдән яшереп тору өчен кызыклы дизайн белән стена корылган һәм анда дөньякүләм танылган шагыйрьләрнең исемнәре белән бергә төрек шагыйрьләре дә язылган. Диварда Гарсиа Лорка, Гетелар белән бергә, бөек рус шагыйрьләре Пушкин, Маяковский фамилияләре дә бар. Диварда төрки халыкларның күренекле шагыйрьләре исемнәре күренмәде. Парк янәшәсендә лицей урнашкан. Кичке якта паркта махсус каравылчы йөри. Аны "Алания хакимияте" дип язылган махсус киеменнән аерып була. Төрек матбугатында бу паркны ясау 1 миллион лирага төшкән дигән хәбәрләр бар. Бу 11-12 миллион сум чамасы. Парк ачылган көнне Махмутларның Үзәк мәйданында төрек эстрадасы җырчысы Гөкхан Тәпә концерты булды. Аны тыңларга 20 мең кеше җыелган диелә рәсми хәбәрләрдә.
  • Маһмутлар - Урта диңгез ярында, Алания шәһәре янында урнашкан бистә. Биредә төрекләр белән бергә руслар да күпләп яши. Аларның диаспорасы бар.

Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев