Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядә беренче хатын-кыз журналын танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе нәшер иткән

Төркиядә беренче хатын-кыз журналын танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәшит Ибраһимның кызы Фәүзия Ибраһим нәшер иткән. Бу хакта Габдерәшит оныгының кызы, Казанга туганнан туганы Фәүзия Ибраһимның бер гасырдан соң русчага тәрҗемә итеп басылган “Аш остасы” китабын тәкъдим итү кичәсенә килгән Нәслихан Арул Акса әйтте. Встреча с Неслихан Аксой, внучкой татарского богослова Абдрашита Ибрагимова Кичә Нәслихан Арул Акса белән очрашу Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында үтте. Үзен күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәшит хәзрәт Ибраһимның тормыш юлын өйрәнүгә багышлаган Нәслихан Арул Акса заманында Фәүзия Ибраһим белән бергә яшәгән һәм аның турында шактый күп мәгълүматка ия. “Фәүзия Ибраһимның үз балалары булмады. Ул мине якын итә иде, - дип сөйләде Нәслихан ханым. – Ул хатын-кыз темасында зур хезмәт күрсәткән кеше, ул үз хезмәтләрендә яңа заман мөселман хатын-кызы образын гәүдәләндерде”, - дип сөйләде ул. Фәүзия ханымның: “Бала тәрбияләүче хатын-кыз беренче чиратта үзе тәрбияле булырга тиеш”, - дигән сүзләрен кабатлады. “Фәүзия әби тормышта авырлыклар күрсә дә, ул үзен бәхетле дип санады”, - диде ул. “Ул журналында төрле халыклар хатын-кызларының эчке дөньясын күрсәтергә омтылды. Аның өчен хатын-кызның, әйтик, нинди шәл ябуы гына түгел, нинди максатлар белән яшәве мөһим иде”, - диде Нәслихан ханым. Нәслихан ханым татар туганы турында төрек телендә сөйләде. Аның сүзләрен институтның өлкән фәнни хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов тәрҗемә итте.    
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев