Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядәге иң кызыклы регионнарның берсе Татарстан җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителде (фото)

Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 25 гыйнварда Татарстан фоторәссамы ярдәме белән Төркиядәге иң кызыклы регионнарының берсен Татарстан җәмәгатьчелегенә тәкъдим итте – консуллык бинасында Сергей Ермолаевның Каппадокиягә багышланган беренче күргәзмәсе ачылды. Фотовыставка С Ермолаева. "Бу безнең 2017 елгы беренче мәдәни чарабыз. Ул Төркиянең иң кызыклы регионнарының берсенә багышлана. Татарстан халкы күбрәк Истанбулны һәм Анталияне белә. Без сезне шушы фоторәсемнәрдәге кызыклы регионда да көтәбез”, - дип татар һәм рус телләрендә сөйләде Төркия Республикасының Татарстандагы баш консулы Турхан Дилмач. “Каппадокия – минем ширбәт аен уздырган урыным”, дип тә өстәде ул. Фотовыставка С Ермолаева. Баш консул Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловны җылы сүзләр белән искә алды: “Ул яхшы кеше һәм шәп дипломат иде. Төркия белән Россия арасын ныгытуга зур өлеш кертте”, - диде. Фотовыставка С Ермолаева. “Каппадокия – сихри урын, монда ашыгырга-кабаланырга ярамый. Биредә матурлык белән хозурланырга кирәк. Монда килеп кыя-таулар эчендә, биш мең еллар элек кешеләр гомер кичергән урыннарда яшәргә була”, - дип кызыктырып сөйләде Сергей Ермолаев. Ул күргәзмәгә куелган эшләрнең барлык хезмәтенең әле бик аз өлеше булуын әйтте. Фотовыставка С Ермолаева. “Мәдәни чараларны дәвам итәчәкбез. Ай саен уздырырга тырышачакбыз. Киләсе айдагы чара төрек чәенә багышланачак. Сез татарлар, руслар һәм төрекләрнең ничек чәй ясавын чагыштырып карый алачаксыз”, - дип кунакларны алдагы чарага да чакырды Турхан Дилмач.

Фотовыставка С Ермолаева. Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев