Татар матбугаты
Төркия мөселманнары 7 метр тирәнлектәге уникаль мәчеттә намаз укый алачак
Төркия мөселманнары, ачылышын 80 ел көткән уникаль мәчеттә намаз укый алачаклар. Әлеге Аллаh йортының үзенчәлеге шунда, ул 7 метр тирәнлектәге су резервуарына урнашкан. Бу турыда Daily Sabah интернет порталы хәбәр итә.
Пиширичи Кастел дип аталган бу уникаль корылма Шахинбей шәhәрендә 730 ел элек төзелгән.
Шәhәр башлыгы, мондый бина башка бер җирдә дә юк дип белдерә. Гадәти булмаган мәчетне 9 ел элек төзекләндерсәләр дә, намаз укырга хәзер генә мөмкин була.
Пиширичи Кастел – иң борынгы сакланып калган җир асты су резервуары. Узган гасырларда ул халыкны чиста су белән тәэмин итү өчен файдаланыла.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев