Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төрки яшьләр форумында катнашучылар милли кинематография үсеше турында фикер алышты

Төрки яшьләр форумында катнашучылар "Мир" кинотеатрында милли кинематография үсеше турында фикер алышты. Яшьләр белән "Татаркино" бюджет учреждениесе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова аралашты, аларга киңәшләрен бирде. Очрашу барышында яшьләргә Казан кинофестивале һәм Казанда узачак Төрки халыклары кинематографиясе фестивале турында мәгълүмат бирелде. Оештыручылар Казан халыкара кинофестивалендә катнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Беренче фильм "Өссаламегаләйкүм, Себер!" дип атала һәм анда Ямбай татар авылының хөрмәтле кешесе, хәйрияче Нигъмәтулла Сейдуков турында сүз бара. Фильмны аның сценарий авторы, тележурналист Диана Хәлимова тәкъдим итте. Документаль фильм рус телендә эшләнгән. Фильмны караучы яшьләр яздырганда артист тавышы урынына этнографик тавыш белән яздырырга тәкъдим иттеләр. Миләүшә Айтуганова фильмны Казан халыкара мөселман кинофестиваленә тәкъдим итәргә киңәш бирде. Яшьләргә икенче фильм итеп "Кырагай" кыска метражлы фильмы күрсәтелде. Бу - 2017 елда Казан халыкара фестивалендә катнашкан әсәр. Аны төрки яшьләренә фильмның авторы Фәрзәнә Утарбаева тәкъдим итте. Бу яшь режиссерның дебют фильмы. Фильм башкорт телендә төшерелгән.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев