Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төрки халык вәкилләре бергә алга атларга тиеш

"Халык иҗатын күтәрергә тырышабыз"

Уфа сәнгать институтының өченче курсында курай бүлегендә укучы Айдар Байтимеров Казанда төрки яшьләр фестивалендә беренче тапкыр катнаша. Аны Казанга Башкортстан Республикасы Яшьләр корылтае җибәргән. “Казандагы фестивальдә башкорт халкын күрсәтәсе килде, тәҗрибә уртаклашырга килдек”, - диде ул.

Айдар Байтимеров әйтүенчә, башкорт милләтен саклап калу максатыннан Башкорстанда халык иҗатына зур урын бирелә. “Башкорт халкы югалмасын өчен, халык иҗатын күтәрергә тырышабыз. Ел саен курайчылар бәйгесе үтә. Туймазыда “Озын көй” конкурсы уза. Шушылар халык иҗатын популярлаштыра”, - ди ул.

Татарлар белән башкортлар мөнәсәбәтләренә килгәндә, Айдар билгеләп узганча, без – күршеләрчә яшәүче төрки халык һәм безгә бергә атларга кирәк. “Бер-беребезнең юрганын тартырга кирәкми. Әле генә язучылар белән очрашуда да шул хакта фикер алыштык. Татарлар белән башкортлар гына түгел, күрше казакхлар, үзбәкләр, каракалпак, якутлар белән бергә эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек”, - ди Айдар Байтимеров.

Айдар курайда уйнау белән мәктәптә 3 нче сыйныфтан шөгыльләнә башлаган. Курайчы егет Казанны күрүдән тәэсирләре белән дә уртаклашты. “Казанга 2011 нче елда килгән идем, ул вакытта ук бик матур күренгән иде, хәзер 5 ел эчендә булган үзгәрешләргә шаккаттым. Универсиадага әзерләнү нәтиҗәсендә Казан нык үзгәргән. 2011 нче елда шәһәрне әйбәтләп үк күрә алмаган идем, быел экскурсия барышында Казан белән ныклап танышып чыктым”, - дип сөйләде.

Айдар Байтимеров “Татар-информ” агентлыгына “Урал” башкорт халык бәете көен уйнап күрсәтте. Ә Язучылар берлегендә узган шигърият кичәсендә ул “Гайнә” көен башкарды.

Башкорт белән татар гомер буе дус яшәгән

Фестивальдә тәүге тапкыр катнашучы тагын бер башкорт кардәшебез – Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, яшь шагыйрә Таңчулпан Рәсүл. Ул Татарстан Язучылар берлегендә шигърият кичәсендә “Башкорт теле” дигән шигырен тәкъдим итте.

Шагыйрә 2009 нчы елдан бирле үзенең җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүен әйтте. Милләткә багышланган шигырьләре күп. “Бүгенге көндә Россиядә милләтне саклап калу өчен нык күп эшләргә кирәк. Шуңа күрә милләт турында язам, кешелек, табигать турында шигырьләрем дә күп”, - диде.

Таңчулпанның Казанга беренче тапкыр килүе. “Биредә борынгылык сакланган. Казан борынгы төрки каланы хәтерләтә. Башкорт белән татар Урал буенда гомер буе дус булып бергә яшәгән. Ике республика арасында бер Агыйдел елгасы ага. Татар кардәшләре белән бергә яшәвебезгә шатбыз”, - диде шагыйрә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев