Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төрки дөнья Алтын Урданың бәйсезлек көнен билгеләп үтте

Кичә – 7 августта төрки дөнья Алтын Урданың бәйсезлек көнен билгеләп үтте. Бәйсезлек көне 1269 елга барып тоташа. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәйфетдинова “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, бу дата рәсми рәвештә бәйрәм ителмәгән, әмма аны Алтын Урта мөстәкыйльлегенә бер адым булган вакыйгага бәйләп карарга мөмкин. “1269 елның 7 августында корылтайда Талас елгасы үзәнлегендә Мәнгүтимер (Алтын Урда ханы: Бату ханның оныгы, Туканның улы – Л.Л.). Кайду һәм чагатай ханы Барак белән бер-берсенә хөҗүм итмәү хакында килешү төзи. Бу, үз чиратында, өч хакимнең дә мөстәкыйль булуына беренче адым ясалуын аңлата. Соңрак Алтын Урда мөстәкыйль империягә әверелә, аны дөньякүләм ханнар да таный. Ханны император дип атый башлыйлар”, – ди Эльмира Сәйфетдинова. Шунысы да мәгълүм, Мәнгүтимер монгол ханы исеме урынына, беренче булып, үз исемен һәм гаилә тамгасын тәңкәләргә бастыра башлый.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев