Татар матбугаты
Томск өлкәсе татарлары Татар мәдәнияте фестивале үткәрергә әзерләнә
24 мартта ачылып, концертлар, иҗади кичәләр, күргәзмәләр, фәнни-гамәли җыеннарны үз эченә алган фестиваль, Тукай туган көненә кадәр дәвам итәчәк. Өлкә хакимияте ярдәме белән фестиваль шәһәрнең Татар мәдәнияте үзәге һәм Татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырыла.
Чаралар планында 24 мартта Татарстаннан эстрада җырчылары Артур һәм Марат дуэты концерты бар.
Татар мәдәнияте үзәгендә 6 апрельдә “Томск җирендә төрки халыклар” темасына өлкә туган як тарихын өйрәнүчеләр конференциясе, 8 апрельдә Томск татарлары тарихына багышланган даими күргәзмәне тәкъдим итү көтелә. Шулай ук биредә 29 апрельгә кадәр көн саен “Халык иҗаты бизәкләре” гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләячәк.
Татар мәдәнияте фестивале кысаларында, Томскида 15 апрельдә – “Чишмәкәй” XI Өлкә татар музыкасын яшь башкаручылар бәйгесе, 22 апрельдә җирле үзешчән шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, музыкантлар һәм рәссамнар белән очрашу – “Татар иҗаты көне” узачак. 23 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе оештырылачак. Быел каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан, 28 апрельдә нәфис сүз буенча өлкә фестивале үткәрелә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев