Татар матбугаты
Төмәндә "Татар мәдәнияте көннәре" үткәреләчәк
Төмәндә 11-25 февральдә үтәчәк "Татар мәдәнияте көннәре" кысаларында, VII “Халык сәнгате” үзешчән сәнгать өлкә сморт-бәйгесе узачак, дип хәбәр итә Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге.
Бу бәйге Төмән өлкәсенең Милләтләр эшләре буенча комитеты, өлкәнең Мәдәният департаменты, Төмән өлкәсенең татар һәм себер татарлары милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан 2011 елдан үткәрелеп килә. Ул милли җыр, бию, халык уен коралларында уйнау осталыгын, театраль сәнгатьтә халык традицияләрен саклау һәм үстерү максатын тота. Быел да иҗади бәйге вокал-хор иҗаты, музыка уен кораллары, фольклор, халык-хореография сәнгате, театр сәнгате, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать кебек номинацияләрдә оешытырыла.
Беренче һәм икенче урынны алучылар 26 февральдә Төмәннең “Төзүче” Халык мәдәнияте йортында, шулай ук февраль башында Төмәндә булачак XXVI "Таң йолдызы-2017" төрки телле халыклар балалар иҗаты шәһәр смотр-бәйгесе лауреатлары белән берлектә, Гала-концертта чыгыш ясаячак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев