Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмәндә 2017нче елның "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" Х бәйгесенең финалы узды

Төмәндә 2017 елның “Себер йолдызы – Звезда Сибири ” һәм “Татар егете – Джигит 2017” Х бәйгесе финалы үтте. Бу – татар яшьләре өчен бер үк сәхнәдә кызлар һәм егетләр ярыша торган беренче проект. Юбилей бәйгесендә Азалия Рамазанова (Төмән өлкәсенең Янтык авылы) һәм Рушан Кучкильдин (Курган өлкәсенең Кызылбай авылы) җиңүче дип танылды. Бу хакта Төмән өлкәсе татарлары Конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 2017 ел бәйгесенең сайлап алу турында финалга 7 кыз һәм 7 егет чыккан. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән – Төмән, Курган, Свердловск өлкәләреннән, Башкортстаннан үз төбәкләрен тәкъдим иткән. 26 марттан ике атна дәвамында финалга чыгучылар “Витязь” лагеренда йомгаклау тамашасына гына әзерләнеп калмыйча, татар теле һәм әдәбияты, тарих, ислам нигезләре, эшлекле аралашу этикеты, актерлык осталыгы, хореография буенча да белемнәрен арттыралар. 8 апрельдә “Нефтьче” мәдәният сарае кунаклар, элеккеге ел финалчылары, тамашачылар белән тулы булган. Бу көнне яшьләрне Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, шулай ук җырчылар – Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов һәм Зөлфәт Зиннуров сәламли. “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгесендә быелгы юбилей елында Төмән өлкәсе Янтык авылыннан Азалия Рамазанова һәм Курган өлкәсе Кызылбай авылы егете Рушан Кучкильдин җиңүче титулын яулый. Быелгы җиңүчеләргә бәйгене оештыручы Төмән өлкәсе татарлары Конгрессының бүләге – 200 мең сумлык сертификат тапшырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев