Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тобольск шәһәрендә "И туган тел и матур тел" дип исемләнгән сәнгатьле сөйләм бәйгесе игълан ителде

Тобольскиның Себер татарлары милли үзәгендә 18 февральдә узачак әлеге иҗади бәйге татарларның әдәби мирасын таныту, яшьләрне классик һәм үзешчән шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштыру, нәфис сүз осталыгын күтәрү максатында оештырыла. Бәйгене гамәлгә куючы – Тобольск шәһәр хакимиятенең Мәдәният һәм туризм комитеты, дип хәбәр итә Себер татарлары милли үзәге. Бәйгедә бакча яшендәге балалар да, мәктәп укучылары, һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар, эшче яшьләр дә катнаша ала. Алар арасында җиңүчеләр төрле яшь категориясендә бүләкләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев