Татар матбугаты
Төбәкләргә федераль субсидияләрне бирүнең яңа кагыйдәләрен билгеләүче бюджет законнары үзгәртеләчәк
1 февральгә кадәр Россиянең Финанс министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы төбәкләргә федераль субсидияләрне бирүнең яңа кагыйдәләрен билгеләүче бюджет законнарын үзгәртергә тәкъдимнәр кертергә тиеш, дип әйтелә Россия Хөкүмәте йөкләмәсендә. “Российская газета” язганча, бу юлы сүз икътисади үсеш һәм социаль өлкәдә аеруча югары күрсәткечләргә ия төбәкләргә грантлар рәвешендә федераль казнадан күбрәк акча бирү турында бара.
Быелгы икенче мөһим яңалык – субсидияләрне бүлүнең катгый срокларына кагыла. Барлык субсидияләр 1 февральгә кадәр бүленергә тиеш дип көтелә. Шуннан соң бер ай эчендә төбәкләр белән килешүләр төзелергә тиеш. “Әгәр дә министрлыклар субсидияләрне 1 февральгә кадәр бүлмәсә һәм 1 мартка кадәр килешүләр төземәсә, акчаларны кире алып, аларны башка чараларга юнәлтәчәкбез”, – дип белдергән Россия финанс министры Антон Силуанов.
Федераль субсидияләр – икътисад һәм социаль өлкәдәге проектларны тормышка ашыру өчен бүленүче акчалар, анда төбәкләр дә үз финансларын кушарга тиеш. Хәзер Россиядә барлык төбәкләрнең 9-10 триллион сум күләмендәге берләштерелгән бюджетында 300-400 миллиард сумны шушы федераль субсидияләр тәшкил итә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев