Татар матбугаты
ТНВ каналы "Көтелмәгән кунак" кинокомедиясен тәкъдим итте
Кичә ТНВ каналы үзенең “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте. Сериал эфирга шимбә, 22 сентябрьдә, сәгать 15.30 чыгачак. Бу хакта сериалның режиссеры – Татарстанның атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали хәбәр итте.
- “Көтелмәгән кунак” – 5 сериядән тора торган кинокомедия. Һәр серия 35-40 минут бара. “Көтелмәгән кунак”ның авторлары – язучы Халисә Ширмән һәм Нурания Җамали. Продюсеры – шәхси эшмәкәр Равилә Шәйдуллина. Операторы – Максим Бикмуллин; тавыш режиссеры – Ринат Хәйруллин; композиторы – Зөлфәт Вәлиуллин. Артистлар: Илдус Әхмәтҗанов, Фәнис Җиһанша, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Рамил Вәҗиев, Алсу Вәҗиева, Ришат Әхмадуллин, Люция Хәмитова, Йосыф Бикчәнтәев, Наилә Кәримова, Гөлнара Нигъмәтуллина.
- 22 сентябрь көнне “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясе алдыннан “Фильм турында фильм” дигән кино да күрсәтеләчәк.
Динә Йосыпова, Татар-информ
Фото: Динә Йосыпова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев