Татар матбугаты
Тиздән дәүләт оешмаларындагы "кәгазь боткасы" гомумән юкка чыгарга мөмкин (сораштыру)
Илнең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы 2020 елда кәгазьдә исәп-хисап тапшыруны тыярга тәкъдим иткән. Кирәкле бөтен мәгълүматны бердәм реестрда тупламакчылар. Оешма вәкилләре дә халыктан кат-кат белешмә сорамыйча, әнә шул реестрга мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак. Хәзер электрон хезмәтләр чит-ят күренеш түгел. Штрафлар, ТКХ һәм балалар бакчасы өчен түләүләрне күптән өйдән чыкмыйча гына башкарабыз. Алга таба эш тагын да җайланачак дип фаразлана. Сез кәгазь эше кимүен сизәсезме?
Илдар СӘГЪДӘТШИН, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры:
– Телибезме-юкмы, электрон форма тормышыбызга нык үтеп керә. Бу – заман таләбе. Документлар, түләүләр генә түгел, китапны да интернеттан укый башладылар. Өстән әйткәннәрен көтеп тормыйча, үзебездә чыккан китапларны “дөнья пәрәвезе”ндә урнаштыра башладык. Бүген Таткнига.ру сайтында бер меңнән артык китап бар. Күбесен бушлай укырга була. Китапларны интернетка чыгару – язучыга ярдәм итүнең бер ысулы да. Сатылган аканың бер өлеше авторга бирелә. Тик бу кәгазь китаптан китү дигән сүз түгел. Икесенең дә үз укучысы бар. Эш документларына килгәндә, алар күптәннән электрон формада башкарыла инде. Бу яңалык түгел.
Галия СӘЛИМОВА, Казандагы балалар хосписы баш табибы:
– Электрон хезмәтләрнең тәмен сизеп алдык. Фатир өчен түләүне өйдән чыкмыйча гына башкарабыз. Соңгы елларда бер урыннан икенче урынга карточкадан акча күчергәндә дә электрон хезмәттән файдаланабыз. Кызым күптән түгел машина йөртү таныклыгын яңартты. Моны да интернет аша гына эшләде. Тиздән чит ил паспорты алырга җыенам. Аңа гаризаны интернет аша җибәреп булуын ишеттем. Шулай эшләячәкмен дә, җайлы бит. Тик бу хезмәттән әле бөтен кеше дә куллана белми. Аның өчен компьютерны, интернетны аңлау мөһим. Яшьләргә җиңел, пенсионерларга бик авыр бирелә. Алар өчен укытуны күбрәк оештырырга кирәк. Бөтенләй дә “кәгазь боткасы”ннан арындык дип әйтеп булмый.
Резеда БӘШИРОВА, инглиз теле укытучысы:
– Мин әти-әни белән яшим. Пенсия яшендә булсалар да, барлык түләүләрне үзләре түли. Бу яктан ялкауракмын. Эштән интернеттан туеп кайтам. Шуңа күрә өйгә кайткач та, баш катырасым килми. Әгәр электрон рәвештә генә түләргә өйрәнсәләр, әти-әнием сөенер иде, әлбәттә. Мәктәптә электрон журналның кертелүенә бик куанам. Чирек нәтиҗәләре автомат рәвештә чыгарыла. Әмма әти-әниләр җыелышыннан соң беркетмәләрне тутырырга бер дә яратмыйм. Аны кулдан язам. Компьютерда гына җыйсам да була, ләкин шулай өйрәнгән. Гади укытучыга кәгазь эше чыдый алмаслык күп дип әйтә алмыйм. Ә менә директор урынбасарларына җиңел түгел. Һәр оешмага мәгълүмат җибәрергә кирәк.
Замирә РӘҖӘПОВА, Халыклар дуслыгы йорты режиссеры:
– Кәгазь эше кимү сизелә. Әмма кәгазь җыеп арып та бетәбез кайчак. Күптән түгел Теркәү палатасында булырга туры килде. Биредә эш сәгате кичке алтыга кадәр булса да, документларның күчермәсен сәгать өчкә кадәр генә эшләтергә мөмкин икән. Ә сәгать өчтән алтыга кадәр нишләргә? Шундый кыенлыклар аркасында кайчак кешеләр уңайсыз хәлгә кала. Бердәм реестр булса, кәгазь җыюга киткән вакытны файдалырак эшкә сарыф итәр идек.
Дамир КӘРИМУЛЛИН, эшмәкәр:
– Кәгазе кимесә дә, эше арта гына аның. Әнә быелның 1 июленнән гамәлгә керәчәк канун нигезендә, сәүдә нокталарында моңарчы гамәлдә булган касса аппаратларын интернетка тоташканына алмаштырырга туры киләчәк. Хәзер кибеткә йөрүчеләр болай да кимеде, ә безгә тагын “онлайн-касса” сатып алырга мәҗбүр итәләр. Өстәмә чыгым бит бу! Бүлмәдә интернетка тоташтырган җиһазлар бер-берсеннән билгеле бер ераклыкта урнашкан булырга тиеш. Димәк, кибетне үзгәртеп кору да таләп ителә.
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев