Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тинчурин театрында Зөфәр Харисовның юбилеена багышланган "Салган сукмагымнан тайпылмам" дигән иҗат кичәсе узачак

19 ноябрь 17.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовның юбилеена багышланган иҗат кичәсе була. «Салган сукмагымнан тайпылмам» дип аталган әлеге концерт-тамаша программасында — Тинчурин театры репертуары спектакльләреннән театральләштерелгән өзекләр, «Зө-Ләй-Лә» төркеме, җырчылар Резедә Төхфәтуллина, Илназ Минвәлиев, Илзидә Госманова, шулай ук шагыйрә Шәмсия Җиһангирова чыгышлары. Артистны юбилее белән хезмәттәшләре, якыннары, дуслары, республиканың башка театрлары вәкилләре котлаячак.

Рәхим итегез! Касса телефоны: 8(843) 238-56-17

Электрон билетны биредә сатып алырга була.

Белешмә өчен. Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов 1956 елның 16 ноябрендә Мөслим районы Түбән Табын авылында туа. Туган ягының гаҗәеп сихри моңын сеңдергән Зөфәр мәктәптә укыган вакытларда ук сәнгатьле сүзгә, җырга-моңга, биюгә хирыс була. Шуңа күрә ул, балачак хыялларын тормышка ашыру максаты белән, 1974 елны, мәктәпне тәмамлагач, һич икеләнеп тормыйча, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына килә; остазы Ширияздан Сарымсаков ярдәме белән режиссерлык һәм актерлык серләренә төшенә.

1978 елда институтны уңышлы тәмамлап, Зөфәр Әлмәт театрына эшкә китә. Биредәге беренче роле – якташы Фоат Садриевның “Ач тәрәзәң” әсәре буенча куелган спектаклендәге Булат була. Әмма әлеге театрда аңа озак эшләргә туры килми. 1979 елның язында Зөфәр армия сафларына алына. Биредә аңа тимер юл гаскәрендә хезмәт итәргә, БАМ төзелешендә катнашырга насыйп була.

Хәрби хезмәтен төгәлләгәннән соң, 1981 елда Зөфәр Харисов Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Биредә ул тормышта үз юлын таба, танылган актерга әверелә.

Зөфәр Харисов – киң иҗади колачлы күпкырлы актер. Еллар узу белән аның осталыгы арта, сәхнә геройларының психологик холыклары да тирәнәя. Чирек гасыр эчендә артист 90нан артык образ иҗат итә. Алар төрледән-төрле. Болар Гаскәр (“Аршин мал алан”), Рәшит (“Назлы киияү”), Сәйяр (“Әни килде”), Низам (“Хикмәтле доклад”), Хафиз (“Сынган беләзек”), Ямгырчы би (“Итил суы ака торур”), Габдуллаҗан (“Американ”), Шакирҗан (“Сакла, шартламасын!”), Полоний (“Гамлет. Күренешләр”), Җамали  (“Кияүләр”), Габдерәхим (“Бер тамчы ярату”), Йагъкуб (“Йосыф-Зөләйха”), Йозеф Штайнер (“Без барыбыз да кешеләр”), Чичән шагыйрь – (“Кара пулат” опера-риваяте) кебек төрле жанрларда иҗат ителгән, яшьләре, холыклары, кешелек хасиятләре ягыннан бик тә үзенчәлекле булган образлар. Аларның барысы да сәләтле актер тарафыннан тудырылган.

Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха” трагедиясендәге Йагъкуб роле өчен Зөфәр Харисов “Икенче пландагы ир-атлар роле” номинациясендә “Тантана” республика театр премиясенә лаек була. Шунысын билгелән узарга кирәк: күпсанлы төп рольләр башкарган күренекле актер Зөфәр Харисов эпизодик, икенче пландагы  рольләр башкарганда да профессиональ планкасын төшерми. Зур булмаган рольләрендә дә халыкның рухи зирәклеге, милли асылы чагылыш таба. Бу, үз чиратында, аның гаҗәеп осталыгын, халыкчанлыгын тагын бер кат раслый.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган “Кара пулат” опера-риваятендә (композиторы – Э.Низамов, либретто авторы – Р.Харис) Зөфәр Харисов Чичән ролен башкарды. Үзенчәлекле тавышлы драма театры актеры, опера башкаручылар ансамбленә гармоник рәвештә ярашып кереп китте. Күп кенә рецензентлар шагыйрь-чичән образының сәнгати бөтенлеген, опера сюжеты үсеше өчен мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Иҗади фантазия, искиткеч зәвык, стиль һәм жанрны тоемлау хисе, герой психологиясенә тирәнтен үтеп керә белү сәләте, гаҗәеп артистизм, гаҗәеп киң кырлы иҗат диапазоны, һәм, иң мөһиме, көчле һәм үзенчәлекле талант – артист тарафыннан башкарылган рольләрнең һәркайсын нәкъ менә шушы сыйфатлар аерып тора.

Зөфәр Харисов режиссер буларак та үзен күрсәтте. Ул куйган Н.Гыйматдинованың “Сихерче”, Р.Хәмиднең “Исәнлеккә-саулыкка”, Х.Ибраһимның “Бәхетле килен”, Д.Салиховның “Капчыктагы Мәгъфия”, Л.Вәлиевның “Париж егете Әлфәнис” спектакльләре Тинчурин театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды.

Зөфәр Харисов – гаилә терәге булып, хезмәтен, тормышны, кешеләрне яратудан тәм табып, дуслыкның кадерен белеп яши торган шәхес. Артист тарафыннан бихисап рольләр театрда гына түгел, кинода, радиода һәм телевидениедә дә башкарыла. Аңа актив тормыш позициясе, гражданлык хас, аны игелеклелек, кешелеклелек, укымышлылык кебек сыйфатлар бизи. Зөфәр Харисов бүген дә тамашачыларның иң яраткан артистларыннан берсе булып кала бирә.

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев