Татар матбугаты
Тинчурин театрында "Мәдәни көз" проекты башланды
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Мәдәни көз» проекты башланып китте. Аның кысаларында 1 ноябрьдә Татарстанның Әтнә, Арча, Апас, Азнакай, Буа, Балтач һәм башка районнарыннан килгән мәктәп балаларына, шулай ук Казан укучыларына «Али Баба һәм өч карак» әкияте күрсәтелде.
«Мәдәни көз» проекты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм көзге каникуллар вакытында республиканың иң алдынгы, актив укучыларын мәдәни ял иттерүгә юнәлтелә. Әлеге проект кысаларында бүген, 2 ноябрьдә, Тинчурин театрында «Сүнгән йолдызлар», 3 ноябрьдә «Шүрәле-online» спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
К.Тинчурин театры
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев