Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Теологияне фәнни белгечлек исемлегенә кертү факты әлегә мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан тиешенчә аңлап һәм бәяләп бетерелмәгән" - Дамир Мөхетдинов

2016 елда Россия Федерациясе Мөселманнарның Диния нәзарәте катнашында Болгар ислам академиясе Россия Юстиция министрлыгында теркәлгән. Бу хакта  нәзарәт рәисенең беренче урынбасары, сәяси фәннәр кандидаты Дамир Мөхетдинов еллык нәтиҗәләр турындагы мөрәҗәгатендә әйткән. "Югыйсә, теологияне фәнни белгечлек исемлегенә кертү факты әлегә мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан тиешенчә аңлап һәм бәяләп бетерелмәгән. Бу белгечлекне кертү исә ислам теологиясе буенча рус телле диссертацион совет булдыруны аңлата", - дип аңлаткан Дамир Мөхетдинов. Искәртеп үтик, Болгар ислам академиясен РФ Юстиция министрлыгында теркәлүе, алга таба теология фәнен өйрәнүне һәм академиядә үзенең диссертацион советын булдыруны аңлата.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев