Татар матбугаты
Тәмле һәм матур салат ясауның берничә сере
– Яшелчәләрне чистартыр алдыннан әйбәтләп агымсуда юалар. Кишер, чөгендер, редиска һәм башка тамыр-азыкларны щетка белән юарга кирәк.
– Яшелчәләрнең кабыгын мөмкин кадәр юка итеп әрчергә кирәк, чөнки организмга кирәкле матдәләр күбрәк кабык астында була.
– Каты яшелчәләрне вак итеп турарга кирәк.
– Салат өчен пешерелгән ризыкларны суытырга кирәк. Җылы һәм салкын продуктларны бергә кушарга ярамый. Болай эшләгәндә салат бик тиз бозыла.
– Чи яшелчә салатларын ашар алдыннан гына ясарга кирәк, чөнки туралган яшелчәләр озак торса тәмсезләнә.
– Салатларга тозны өстәлгә куяр алдыннан гына салырга кирәк.
– Салатларны бары тик эмаль, керамик, пыяла, фарфор савытларда гына әзерлиләр һәм саклыйлар. Металл савытларны кулланырга ярамый.
– Бәйрәм табынына куела торган салатларны төрлечә итеп бизәргә кирәк. Алар тәме белән дә, матурлыгы белән дә үзенә тартып торсын.



Татар ашлары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев