Татар матбугаты
Телне, мәдәниятне, тарихны саклау мәсьәләләре аерым игътибарга лаек
Бу хакта кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан башлыгы Алмазбәк Атамбаев белән очрашуда җиткерде. Бу хакта Kabar агентлыгы хәбәр итә.
“Без барыбыз да телне, мәдәниятне, тарихны саклау мәсьәләләре турында уйланабыз. Алар бүген дә бик мөһим һәм актуаль, алар аерым игътибарга лаек”, - дип җиткерде Татарстан Президенты.
Искәртеп үтик, республика лидеры эшлекле сәфәр белән Кыргызстанда. Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга Бишкәк шәһәрендә уза торган "Алтай цивилизациясе һәм алтай телләре гаиләсенең тугандаш халыклары" халыкара форумында катнашу өчен килде. Татарстан лидеры Россиягә сәфәр вакытында Татарстанга килүе һәм нәтиҗәле сөйләшүләр өчен Атамбаевка рәхмәт белдерде. Очрашуда Кыргызстан – Россия багланышлары кысаларында Кыргызстан һәм Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу барды.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев