Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Телевизорын цифрлы сигналларны тотарга көйләмәүчеләр буш экранга карарга мәҗбүр

Татарстанда федераль каналларны аналогта күрсәтү туктатылды.

Татарстанда федераль каналларны аналогта күрсәтү туктатылды. «Татарстан Яңа гасыр» каналы авыл җирендә аналога күрсәтүен дәвам итә әлегә. Ә Казанда һәм Казанга якын тирәләрдә яшәүчеләр аны цифрда да карый ала.

14 октябрьгә кадәр телевизорын цифрлы сигналларны тотарга көйләмәүчеләр хәзер федераль каналлардагы (1 нче канал, Россия каналы һәм башкалар) тапшырулар урынына буш экранга карарга мәҗбүр. Болар – телевизорны антенна ярдәмендә караучылар. Элеккеге модель телевизорлар цифрлы сигналларны тота алсын өчен, махсус приставкага тоташтырырга кирәк. Яңа телевизорларны исә телевизорның менюсына кереп кенә көйлисе.

Бу эшләрне үзегез башкара алмасагыз, волонтерлар килеп, бушка көйләп бирә. Шәһәр һәм район үзәкләрендә яшәүчеләр генә түгел, иң ерак авылларда яшәүчеләр дә өйләренә волонтер чакырта ала. Моның өчен 8-800-222-87-16, 8-800-220-20-02 телефонына шалтыратып, гариза калдырырга кирәк.

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев