Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче районында "Тукай – табигать сакчысы" дип исемләнгән бәйге үткәрелгән

Теләче районында район үзәк китапханәсе тарафыннан татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлап “Тукай – табигать сакчысы” исемле бәйге үткәрелгән иде. Күп кенә райондашлар берничә номинациядә катнашып, иң-иңнәре 26 апрель көнне район сәхнәсендә бүләкләнде, дип хәбәр итә “Теләче” газетасы. Югары Кибәхуҗадан Гүзәл Минһаҗева, Иске Җөридән Раил Салихов һәм “Шатлык” балалар бакчасыннан Әмирә Трофимоваларның кул эшләре аерым бәяләнде. Аланнан Назлыгөл Мәхмүтова, Югары Кибәхуҗадан Рушан Афзалов һәм Олы Мәтәскәдән Әдилә Шәйхлисламовалар иң матур рәсем ясаучылар булып танылды. Олы Мәтәскәдән Нәргизә Нигъмәтҗанова, Олы Мишәдән Ралинә Салихова, Олы Мәтәскәдән Айзилә Шиһабиевалар 14 яшькә кадәр шигырь иҗат итүчеләр арасында призлы урыннарны яулады. Ә Олы Тиләҗедән өч яшьлек Әлфис Сафин “Тамашачы мәхәббәтен яулаучы” номинациясендә бүләкләнде. 14 яшьтән югары укучылар арасында 1,2,3 урыннарны Казаклардан Энҗе Рәхмәтуллина, Аланнан Румия Шәймәрданова һәм Теләчедән Руслан Закиров алды. Шулай ук видеоролик, презентацияләр буенча да конкурс игълан ителгән иде. 14 яшькә кадәрге балалар белән эшләүче коллективлар арасында 1 һәм 3 урыннарда “Шатлык” балалар бакчасы (җитәкчеләре Илзирә Шәрифуллина һәм Резеда Сафина), 2 урында Теләче балалар китапханәсе (җитәкчесе Любовь Закирова). 14 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Олы Мишәдән Рузалия Газизова, Урта Мишәдән Гөлгенә Мифтахова (җитәкчесе Гөлфия Мөхәммәтшина), Теләче үзәк китапханәсеннән Диләфрүз Имамиева һәм Алсу Гаязоваларның презентацияләре югары бәяләнде. Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм китаплар тапшырылды. “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, Баландыш, Теләче мәктәбе укучылары сәнгатьле итеп Тукай шигырьләрен башкарса, “Йөзек кашы” берләшмәсе әгъзалары Рузалия Газизова белән Зоя Артамоновалар үзләре язган шигырьләрне сөйләде. Ахырдан шагыйрьнең “Кисекбаш” поэмасы буенча эшләнгән татарча мультфильм күрсәтелде һәм аягүрә басып “И туган тел” җыры башкарылды, диелә район хәбәрендә.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев