Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче районында "Нырсуар, Нырсы җире – шанлы изгеләр иле" дип исемләнгән китап тәкъдир ителгән

Теләче районы  Олы Нырсы авыл мәдәният йортында тарихи, кызыклы һәм мавыктыргыч чара узды. Биредә Нурания Гыйльметдинова тарафыннан иҗат ителгән “Нырсуар, Нырсы җире – шанлы изгеләр иле” дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе булды дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында. Әдәби-музыкаль композиция белән бизәлеп, аерым чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп алып барган кичәдә авылның олысы да-кечесе дә теләп катнашты. Авылдашлары авторны әлеге зур, җаваплы эшне башкарып чыгуы белән ихлас котлап, рәхмәт хисләрен җиткерде. Кичәдә катнашкан район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин Нурания ханымны башкаларга үрнәк итеп, районда авыллар тарихына багышлап беренче китап язучы буларак билгеләп үтсә, “Ак бүре” нәшрияты җитәкчесе Дамир Шакиров аның үз эшенә нык бирелгәнлеген раслап, “фанат” дип атады. Нурания ханымның” тәүге карлыгычы” шушы нәшриятта дөнья күргән дә инде. Китапның сыйфатына бер дә тел-теш тидерәсе килми. Бүген китап язу, китап чыгару җиңел эш түгел. Язган очракта да, аны бастыру зур проблемага әверелергә мөмкин. Әмма Нурания ханым әлеге авырлыклар алдында югалып калмаган, ниятләгән эшен ахырыгача башкарып чыга алган, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев