Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тел - ул безнең җаныбыз!

Тәхет тарафыннан титул милләт файдасына һаваланырдай сүз ычкындырдылар да, зур бер илне әйтерсең лә икегә аердылар. Әле кичә генә “халыклар дуслыгы, толерантлык” дип лаф орылган илдә карагруһчы көтү аваз салды. “Үтә кимсетелгән” Коробейников атлы бер “асаба”, әнә, интернетта барча милли мәктәпләрне ябып, фәкать өлкән агай телендә генә гыйлем бирүгә күчү турында шигарь сала. Аның исәбенчә, билгеле ки, милли республикалар да губернага әйләнергә тиеш. “Даешь гомумурыс милләтенә әверелгән яңа ватан” һәм вәссәлам!.. Әлеге яман хорның сәхнәсендә Алсу Газизова, Вероника Шәрипова кебек “милләтпәрвәрләр” солистлык кылырга дәгъва белдермәсә, татар буламыни?! Өлкән агайдан да уздырып, тамак яра-яра, шундый “туганнар” да әткә-әнкә, әби-бабасының газиз теленә өрә!.. - дип яза "Мәдәни җомга " газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов. Тарих сәхифәләренә мондый сатлыкҗаннар чит-ят түгел, бик күптәннән мәгълүм, хәтта безнең милләткәйнең “асыл” сыйфаты да ул. Әле Идегәй атлы ике­йөзле морза ук, Алтын Урдадан Сәмәркандка качып, 1391 елда Аксак Тимерне 200 меңле олы гаскәр белән үзенең газиз ватаны өстенә алып килгән. 1552 елда 150 мең булып Казан өстенә ябырылган баскын яуның бер канатын янә бер монафыйк вә хаин Шаһгали җитәкләгән. Ләкин Казан ханлыгын җуйгач та татар, башкорт, чуаш, мари халыклары тез чүкмәгән әле. Мәмәш Бирде, Сарый батыр, Теләкәй, Күчем, Акай, Карасакал, Батыршаһ, Пугач-падишаһ җитәкчелегендә алар 15-20 ел саен Казан ханлыгын кабат торгызу нияте белән милли-азатлык яуларына күтәрелеп торган. Тик “милли сыйфат” чабудан нык тарта бит: Абдул Ваһап, Апач Тутаев кебек сатлык­җаннар, карательләр гаскәренә кушылып, үз туганнарына каршы чыккан. Татардагы шушы яман сыйфатны корытырга теләп, туганнары Абдул белән Апачны каен ботагына асып та караганнар. Әмма юк кына шул – 1755 елда Батыршаһны карательләр кулына тагын бер сатлыкҗан, Сөләйман Диваев атлы мишәр старшинасы богаулап алып килгән. Мондый “тугрылыгы” өчен “рәхмәт” йөзеннән Елизавета-патшабикә Диваевка бер мең тәңкә акча һәм кыны алтынланган кылыч бүләк иткән. Яман чир йогышлы бит. Пугач явы вакытында инде башкорт батыры Салават Юлаевны – мишәр Мөхсин Әбсәләмов, татар полковниклары Мәсәгут Гомәров белән Канзафар Усаевны башкорт старшинасы Кыдрач Муллакаев каратель генералларга богаулап китергән дә Әби патша кулыннан бүләк алган. Шуны күзаллагач, “нишләп безнең бабайлар җиңүгә ирешә алмаган соң”, дип гаҗәпләнерлекмени? Бер өлеше – җәзачы баскыннарга, калганнары сатлык кавемгә каршы бүленергә мәҗбүр булган халык, Крылов мәсәлендәгечә, кысла-аккош-чуртанны хәтерләтә... Ел-гасырлар уза, ә йогышлы чир китми. Алсу, Вероника атлы яңа “россияннар”, әнә, газиз әти-әнисенең теленнән һәм, димәк ки, газиз милләтеннән дә йөз чөерә. Илдә асаба бер милләт – маңкорт, маңкорт арта... Безнең милли мәгариф системасына һөҗүм тарихы да күп гасырлар белән исәпләнә инде. Моннан 150 ел элек башланганы да бик гыйбрәтле. 1870 елда император Александр Икенче “Инородецларны гыйлемле итү” турында указ чыгарган да татар мәдрәсәләрендә урыс телен укыта башлауны мәҗбүри шарт итеп куйган. Теле генә бер хәл, мәдрәсәләрдә урыс мөгаллимнәре пәйда булу шартын кабул итмәгәннәр. Йөзәрләгән мәдрәсәләр, укытуны ташлап, протест белән чыккан. “Затлы сыйфат” – һаман үзебездә: шымчы кавем фетнә башында мулла-мөдәррисләр торуны шикаятьләгән. Шуннан яңа фәрман – “урыс телен белмәгән мулла-мунтагайны указсыз калдырырга”... Хәтта большевиклар инкыйлабыннан соң да татар халкы сынмаган бит әле. Республикалы булып алуга ук, хөкүмәт татар телен икенче дәүләт теле дип игълан иткән. Санап чыгу да кирәкмәс: 1930 еллар уртасына, Сталин тәхеттә тәмам ныгыганчыга чаклы, татар мөгаллимнәрен әзерли торган педагогика училищесы, татар газета-журналы, татар театры, татар җәмгыяте эшләмәгән башкала һәм өлкәләр Союз күләмендә үтә сирәк булган. Ә аннары инде “гомумсовет милләте тәрбияләү” дигән бик зур афәт-зәхмәт. Карагруһчыларның бүген яңадан уянуы да – шуның кайтавазы... 1990 елда суверенитет турында декларация кабул иттек, хәзер бездә халыклар дуслыгы – иң төп байлык, дигән эйфория белән йокыга талдык, сукырайдык бугай. Әнә, тегеләр ыстанына таба бераз гына ягымлырак аһәң төшкән иде, “халыклар дуслыгы”, ысылдап һәм ике япьле угын уйнаклатып, шундук баш калкытты. “Татар телен без түләгән салым хисабына ук көчләп укытасыз; Мәскәү тарафыннан республика статусы бирелгән өлкә булудан файдаланып, сез без түләгән салымнарны да үзәккә юлламыйсыз, үзегездә яшереп калдырасыз; Рязань, Новгород, Псков өлкәләрендә, әнә, салым хисабына чит-ят бер генә телне дә көчләп укытмыйлар; ә безнең балалар монда мәҗбүри кертелгән татар теле хисабына урыс телен Рязаньнардагыча өйрәнүдән мәхрүм кала” һ.б. Тавыш-гауга, низаг чыгара башлаганчы һичбересе үзләренең Россия һәм Татарстан Конституцияләрен тупас бозулары, җирле, димәк ки, үз ватанында Россия өлкәләрендәге урыслар шикелле үк титуллы татар милләтен кимсетү турында да һич баш ватмый. Ә Татарстанның Россия табынына ел саен 740 миллиард тәңкә салым озатуын, Мәскәүнең татар белән бергә монда яшәгән Иван яки Марусяны да акыртып талавын, Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы балаларның урыс теленнән тапшырылган имтихан күрсәткечләре буенча Россиядә Мәскәүдән кала икенче урынны яулавын, мондагы тормыш-көнкүреш югарылыгын бизмәннәргә салып караучы юк. Яки, чын асылы – килмешәкләрнең Татарстан Республикасын да ялангач урыс өлкәләре баскычына төшерәсе килә. Кабат чабата кия башласак та, “бердәм һәм бүленмәс”, шәп бит! Гомумән, карагруһчыл сәясәтчеләр төркеме акыл җуйды сыман. Әнә, интернет челтәре мәркәз урамнарында “Киев – урыс шәһәре”, “Варшава, Минск, Берлин, Истанбул да – һаман урысныкы”, дигән шигарь кычкырып йөрүче яшьләр колоннасы турындагы видео белән тулган. “Атаманнары” әле моның белән генә дә туктап калмый, тегенең бер кинаясенә буйсынып, яшүсмерләр хәтта “Наши МИГи сядут в Риге!”, “Наши танки будут в Праге!” дип бугаз ярудан да чирканмый. Экраннарда “гомумурыс милләте”, “бар дөньяда хакимлек” турында лаф оручы “бөекләр” дә (башка сүзе дә бар) табылып кына тора. Җир халыкларының “бөек ариецлык” дип аталган кара үләттән 50 миллион корбан биреп кенә арынуын онытканнар, димәк. Нәкъ менә шушы утраклык белән сәясәттә “халыклар дуслыгы – иң зур байлык” дип яшәгән Татарстан туфрагыннан үрнәк алсалар, илгә отышлырак... Ә без, 90 нчы еллар башында исемнәре “татар” яки “урыс-татар” дигән алдавыч япма эленгән берничә яңа “интернациональ” мәктәп ачып куйдык та, алтын күкәй салган тавык сымак, шундук тынычландык. Татар теле асыл мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелүдән гаять ерак калды. Республиканың 14 район үзәгендә һаман булса татар мәктәбе юк. 20 гә якын районда хәтта китап кибетләре ачтыру кебек “сантый” бәхеткә дә ирешмәдек. Ул районнарга татар китаплары кайтмый, газета-журнал сата торган киосклары булган кала яки бистәләр бер дистәгә дә тулмый, димәк ки, балалар бакчаларында эшләп йөрүче тәрбиячеләр дә, башлангыч мәктәп мөгаллимнәре дә сабыйлар өчен нәшер ителгән китап-журналларны аларның кулларына тоттырып карата да алмый. Зыялылар айлар-еллар буе тәкрарласа да, телевидениебез нигездә татар телендә бәян итүче эфир булып китә алмады. 2007 елда 309 номерлы фәрман нигезендә БДИ бирүне урыс теленә генә күчереп куйгач, республикада барлык фәннәрне дә тик татар телендә генә укытучы сыңар мәктәп тә калмады. 90 нчы еллар башыннан соң таудан аска, упкынга тәгәрәүне бөтен төр түрә дә тел бикләп күзәтте. “Татар телен саклап калу һәм үстерү буенча 2014-2020 елларга дәүләт программасы” кабул иткән булдылар, тик анда газиз телне үстерү елына 166 миллион тәңкә чыгым белән генә бәяләнде. Чит илдән чакырып китерелгән туп тибүчеләргә дүртәр миллион доллар яки евро чыгым түгелүен күз уңында тоткан очракта милләт кадәр милләт теле шалкан бәясе генә торып калды... Урыс та, татар да белеп гауга куптара, дәгъвасын хак куя. Мәктәпләрдә татар теле укыту программалары һәм китаплар йомшак. Нинди генә төркем мөтәгалим 2 яки 3 сыйныфта укучы урыс балаларына татар теленең иялек килешендәге ның-нең кушымчаларын ятлатуны максат итеп куйгандыр да, дәүләт теле булып китә алмаган татар шивасендәге мондый нечкәлекләр килмешәк кавем сабыена ник кирәктер – дөм-караңгы. Һәм ул әдәбият дәресләрендә “Матур туганда”, “Кызыл чәчәкләр”, “Тирән тамырлар”, “Намус” шикелле большевиклар агуы белән тулган әсәрләр кайчан МИЛЛӘТ һәм ул үткән бөек, канлы ТАРИХ турындагы ихтыярый-мәҗбүри югарылык белән алышыныр – җавап бирүче, эзгә салучы юк. Ә бу максатка ирешү өчен – элеккеге дәреслекләрне әзерли торган тагаракка ияләнгән мөтәгалимнәр төркемен яңартырга кирәк! Без янәшә кавемгә татар тарихындагы йөз бөекне һәм татар халкы дөнья үсешендә узган юлны тасвирлый торган бер йөз вакыйганы ятлаттыра алсак та, бик җитә! Бүре баласын бүреккә салсаң да, ул урманга карый; таштан юкә салдырып аркан ишү шикелле буш хыялдан айный белсәк иде... Ил башлыгы милли мәктәпләр өстенә прокуратура хезмәтләрен өсләтеп җибәрә башлауга ук, күршебездәге башкорт белән чуаш, ерактагы адыгей, абхаз халыклары ярсып аваз салды. Башкорт әдипләре, гомумҗыелыш ясап, Мәскәүдәге Путин һәм үзләрендәге Хәмитов исеменә ачык мөрәҗәгать юллаудан да тартынып тормады, яшь буын вәкилләре “Башкорт” җәмгыя­те оештырган митингка чыкты. Чуашстандагы халык шагыйрьләре һәм хәтта инде Аксакаллар шурасы газиз телен яклап кузгалды. Безнең республикада фәкать мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның гына “без Татарстандагы дәүләт телләрен мәктәпләрдә законлы укытабыз!” дигән курку белмәс аһәңе яңгырады. Ә Язучылар берлеге, Бөтен­дөнья татар конгрессы, Милли Шура, төрле баскычтагы депутатлар, җитәкчеләр – ике ай буена авызларына су капкандай тып-тын ятты. Йөзенче мәртәбә бөек Сад­ри Максуди исемен телгә алмый булмый. 1907 елда Россия империясенең Дәүләт Думасына сайланган “ыштансыз” депутат парламент мөнбәренә газиз халкын яклап 100 мәртәбә сикереп чыгудан да тартынмый. Нәкъ менә шул депутат Россиянең Мәгариф турындагы законына “милли мәктәпләрдә урыс теленнән кала барлык фәннәр шәкертләрнең фәкать туган телләрендә укытылыр­га тиеш” дигән төзәтмәне кабул иттерүгә ирешә. Шул ук Максуди Хәрби законга “әгәр Россия мөселман илләре белән хәрби бәрелешкә керсә, Россиядә яшәүче мөселманнар арасыннан алынган солдатлар ул яуларда катнашырга тиеш түгел” дигән төзәтмәне кертеп тә җиңү яулый. Хәзер исә, Максуди дәрәҗәсендәге үк олы бер депутат “урысларга татар телен укытудагы сәгатьләрнең санын киметәбез” дип, әле үзеннән сораганчы ук карагруһлар кубызына бии... Моңа каршы инде байтак еллар буе безне Себер, Кырым, Әстерхан, Нугай татарларына бүлеп таркатмакчы булган академик В.Тишковның Татарстандагы мәгариф белән соклану сүзләрен исегезгә төшерәсе килә. “Татарларның ике телгә ия булуы – руслар алдында фора һәм өстенлек. Шуның нигезендә алар инде өченчесен, әйтик, инглиз телен дә җиңел үзләштерә. Алардагы икетеллелек – үрнәк алырдай модель”. Әлеге бәягә хәзер 1911 елның 31 гыйнварында юкка чыгарылган Иж-Бубый мәдрәсәсе яки 1990 елларда бездә ачылган төрек-татар гимназияләренең үрнәкләрен өстик. Аларның һәркайсында ким дигәндә дүрт тел өйрәтелә иде, нәкъ менә шушы өстенлеге өчен дә ул милли уку йортларын карагруһчылар кушуы буенча ябып бетерделәр. Әгәр карагруһчылар Төркиядән килгән мөгаллимнәрне шымчылыкта яки тагын әллә нинди уйдырма гөнаһларда гаепләгән икән, безгә нәкъ элеккеге Иж-Бубый яки төрек-татар гимназияләре үрнәгендә үз көллият-лицейларыбызны ачарга һичбер түрә киртә куймады бит! Ник ачмадык, ниш­ләп дистәләгән ел гомерне йоклап үткәрдек соң?!. Җәмәгать эшлеклесе, берничә ел элегрәк үзе дә Казандагы мәгариф идарәсенең җитәкчеләреннән берсе булган Марат әфәнде Лотфуллин алтын бәһасенә торырлык бер гыйбарә әйтте: - Бүгенге урыслаштырылган мәгариф системасы игене өлгергән басуга кертелгән зур комбайн сыман. Ура, суга, җилгәрә дә артта барча милләт вәкилләрен җыеп, «бердәм россиянин»ны пресс­лаган чүмәлә ташлап калдыра. Ә без, бичаралар, телне саклау өлкәсендә шул явыз комбайнның ургычыннан читтә торып яисә түгелеп калган башак­ларны җыеп кына юанабыз сыман. Татар милләтенең киләчәк буынын гомумтегермәнгә кертеп юк итмәскә иде. Меңәр еллык зур тарихка ия бөек татар – анда-санда аунап калган ялгыз башакларны җыеп йөрүче сукбай хәленә төшкән мескен милләт түгел. Тел – ул безнең җаныбыз, киләчәк гомеребез. Батыршаһ хәтта телен өздерсә дә Шлиссельбург крепостенда тезләнеп үлмәгән бит. Безнең милләткә дә тезләнү-таркалулар чит-ят булсын.

Вахит ИМАМОВ

Мәдәни җомга

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев