Татар матбугаты
Тел мәсьәләсе хәл ителми
Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда милләттәшләребезне борчыган иң четерекле мәсьәләләрнең берсе –милли мәгарифебезнең торышы начар икәнлеге күренде. Әйе, галимнәр, зыялылар, дәүләт хезмәткәрләренең күпчелеге соңгы елларда бу җәһәттә шактый күп эш башкарды. Шул ук вакытта Конгресс оешканнан соң узган 25 елда татар теле өлкәсендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе белән канәгать була алмыйбыз.
Төп докладлардан күренгәнчә, татар теленең төп проблемалары – мәгариф өлкәсендә, ә алар (бердәм дәүләт имтиханы, югары белем, милли-төбәк компоненты, милли мәктәп һәм башкалар) федераль кануннарга барып терәлә.
Җир шарында ике йөзгә якын дәүләттә алты мең тирәсе төрле халык, милләт, этнос яшәп ята. Күргәнегезчә, күпчелек дәүләтләр күпмилләтле. Күпмилләтлелек ул – күптеллелек, дигән сүз. Милли сәясәт ул – тел сәясәте. Кемнең теле – шуның дәүләте. Күп кенә милләтара каршылыклар, ризасызлыклар тел сәясәтеннән килеп чыга. Мисал буларак, СССР заманында Балтыйк буе республикаларының каршылыгын, Украина хәлләрен искә алып үтик. Аларның нигезендә үзәктән алып барылган тел сәясәте ята.
Әгәр дәүләттә телләр мәсьәләсе хәл ителмәгән икән – димәк, милли мәсьәлә хәл ителмәгән. Россия Федерациясе – үзенең Конституциясе буенча күпмилләтле дәүләт, ә дәүләт теле бер генә. Дөрес, федераль үзәк Россия составындагы республикаларда рус теленнән башка дәүләт телләре булуны формаль рәвештә таный. Әмма реcпублика телләре федераль канун белән беркетелмәгән, аларның статуслары, хокуклары ачыкланмаган. Шуңа күрә федераль дәрәҗәдә мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләрен хәл иткәндә, Россия Федерациясенең күптеллелеге исәпкә алынмый диярлек, яки субъектив, очраклы рәвештә хәл ителә. Федераль структуралар республикаларның дәүләт телләренә үзләре аңлаганча карыйлар, ә күпчелек очракта бу телләрнең барлыгын инкарь итәргә тырышалар.
Прогрессив кешелек дөньясы милләтләр хокукларын хәл итүнең төп юлы буларак дәүләтләрнең хокукый күптеллелек (правовое многоязычие), полилингвизм юлына басуында тапты. Әйтеп үтелгән ике йөзгә якын дәүләтнең инде яртысында диярлек (45 процентында) хокукый күптеллелек хөкем сөрә. Ул дәүләтләр гомуми кануннар нигезендә ике, өч, дүрт, биш телле, хәтта унике теллеләре дә бар. Алар арасыннан Швейцария, Сингапур, Маврикияне әйтеп үтәргә була. Ни гаҗәп, полилингвизм юлына баскан дәүләтләрнең шактыенда төп милләт халкы 80-90 процент тәшкил итә: Австрия, Бөекбритания, Испания, Хорватия, Ирландия, Италия, Польша, Португалия, Сербия, Словения, Финляндия, Швеция һәм башкалар. Аларның берсе дә: “Испания – испаннар өчен!”, “Польша – поляклар өчен!” кебек, яки барыгыздан да бер милләт ясыйбыз, дип сөрән салмый. Күптелле дәүләтләрдә яшәүче халыкларның телләре канун нигезендә билгеләнгән төрле статусларга ия: дәүләт теле, рәсми тел, регион теле, махсус статустагы тел, муниципаль тел.
Татарның сан ягыннан илдә икенче урында булуын, татарларның 75 процентка якыны Татарстаннан тыш регионнарда яшәвен искә алып, татар теле Россия Федерациясендә икенче дәүләт теле яки дәүләтнең рәсми теле булырга лаек. Ни генә булмасын, татар теле татарлар компакт яшәгән төбәкләрдә берсүзсез дәүләт мәгариф теле булырга тиеш.
Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы корылтае карары нигезендә, Россия Федерациясе Дәүләт органнарына илдә хокукый күптеллелекне гамәлгә кую мөрәҗәгате белән чыгарга тәкъдим итәм. Концептуаль этапта бу эшне “Россия Федерациясе телләре сәясәте” Федераль законы (ФЗ) кабул итү формасында башкарырга мөмкин булыр иде.
Назиф Мириханов, сәясәт фәннәре докторы. Мәскәү
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев