Татар матбугаты
"Татмедиа" халыклар һәм диннәр арасында мөнәсәбәтләрне яктырткан эшләргә бәйге игълан итте
1064
0
0
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яктырткан иң яхшы журналист эшенә конкурс игълан итте.
Конкурс номинацияләре:
- «Иң яхшы телевизион сюжет (телевизион тапшыру)»,
- «Иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)»,
- «Басма матбугатта иң яхшы язма»,
- «Интернет мәгълүмат чараларында иң яхшы материал»,
- «Социаль челтәрләрдәге иң яхшы блог (аккаунт, группа)».
Җиңүчеләргә һәрбер номинациядә акчалата бүләкләр каралган: 1 урынга– 65 000 сум, 2 урынга – 51 000 сум.
2017 елның 1 августыннан 2018 елның 20 июленә кадәр шушы тема буенча иҗат ителгән конкурс эшләре 2018 елның 29 июленә кадәр Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт (6нчы кат) адресы буенча кабул ителә. Бәйгегә кимендә 3 эштән торган цикл тәкъдим ителергә тиеш.
Элемтә өчен җаваплы: оештыру бүлеге җитәкчесе - Тетерина Марина Михайловна, тел.8 (843) 570-31-06, e-mail: Marina.T@tatar.ru.
Бәйгедә актив катнашырга тәкъдим итәбез. Бәйгенең нигезләмәсен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сайтында карарга була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев