Татар матбугаты
Татфондбанк кертемчеләренә 43,2 млрд сум акча кайтарылган - АСВ
"Кертемнәрне иминиятләштерү" дәүләт корпорациясе Татфондбанк кертемчеләренә 43,2 млрд сум акчаларын кайтарды, бу агентлыкның иминиятләштерү җаваплылыгының 80,3 процентын тәшкил итә дип хәбәр итә АСВ матбугат хезмәте.
Акчалар биш банк аркылы - Сбербанк, ВТБ 24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие", "АК БАРС" аркылы кайтарыла.
АСВ 2016 елның 26 декабреннән Татфондбанк кертемчеләренә акчаларын кайтара.
Татарстанда иминят акчаларын 98 мең кеше алды, бу иминиятләштерелгән суммаларның 72,2 процентын тәшкил итә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев