Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның мөгезле эре терлекләренә экзотик авыру яный

Россиядә мөгезле эре терлеккә зыян китерә торган яңа инфекция ачыкланган һәм ул Татарстанга да яный. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов кисәтте. “Безнең төбәк өчен бераз экзотик булган куркыныч якынлашуы хакында кисәтәсем килә. Аның Татарстанда барлыкка килүе бик мөмкин”, - диде ул. Александр Козлов билгеләп үткәнчә, Татарстанга куркыныч янаган нодуляр дерматит, ягъни “төенле дерматит” Россия территориясендә моңа кадәр теркәлмәгән булган. Аның беренче очрагы 2015 елның көз аенда ачыкланган. “Шул вакыттан алып, Россиядә ул киң колач алды. Илнең Көньягындагы барлык өлкәләр дә аның белән зарарланды. Акрынлап, “төенле дерматит” Татарстан Республикасы чикләренә дә якынлаша. Вирус чыганагы Оренбургта ачыкланган инде. Безгә 300-400 чакрым гына калган дигән сүз. Шуңа да кисәтү чаралары күрү кирәк”, - дип саный Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе. Сүз уңаеннан, бу инфекция дөньяда 1929 елдан бирле мәгълүм. “Төерле дерматит”ның беренче очраклары Мадагаскарда теркәлгән булган. Шулай Һиндстан һәм Африка территориясендә киң җәелгәнен билгеләп үтте Александр Козлов.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев