Татар матбугаты
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованы укучылары бал корты белән тиңләде
Алексеевск бистәсенең Г.С.Боровиков исемендәге 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова белән “Серле табигатьнең алиһәсе, урман кызы – болын патшасы” дигән кичәдә очрашты.
Уку елы азагында язучылар, журналистлар белән очрашу биредә инде традициягә кергән. Шуңа быел да мәктәптә укучылар Нәбирә апаларын көтеп алдылар. Аның китапларыннан махсус күргәзмә әзерләнгән. Мәктәпнең актлар залында укучылар белән беррәттән районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, район китапханәчеләре, ветеран мөгаллимәләр дә бар иде.
Әдәби кичәне быел да балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем һәм тәрбия бирүче Россиянең халык мәгарифе отличнигы Роза Кутуева оештырды. Кичә башында ул Нәбирә Гыйматдинованы “Ел китабы” республика бәйгесендә яулаган уңышы белән котлады.
- Нәбирә Гыйматдинова быел "Ел китабы" бәйгесендә чәчмә әсәрләр арасында “Сөйлим сиңа” китабы белән беренче урын яулады. Әлеге бәйгедә язучы тугызынчы ел рәттән җиңү яулый.
Надия Шәйхетдинова, Татар-информ
Фото: Фото социаль челтәрдән
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев