Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Чаллы шәһәре "Тулпар" ат спорты мәктәбе базасында зоопарк ачарга ниятлиләр

Татарстанның Чаллы шәһәре “Тулпар" ат спорты мәктәбе базасында зоопарк ачарга исәплиләр. Биредә инде 20дән артык төрледән-төрле кыргый һәм йорт хайваннары, кош-корт яши, диелә “Шәһри Чаллы” газетасында. Ат спорты мәктәбендә быел апрель аенда бүре баласы туган. Аңа “Маугли” әкиятендәге кебек Акела дип исем куштылар. Әмма ана бүре аны тугач та яратмады, үзенә якын китермәде. Волонтерлар бүре баласын кулдан ашатты. Аның каравы шаян Акеланы этләр якын итте: ул алар белән уйный, саф һавада йөрергә дә дусты хаски токымлы эт белән чыга. Тугыз ай эчендә бүре баласы Акела сау-сәламәт булып үсеп җитте, кулга ияләште. Ләкин беркөнне бүрене уйнаганда муеныннан хаски тешләп җәрәхәтләгән. Аның ярасын эшкәртеп бәйләгәннән соң, аягы белән кашып яраны зурайтмасын өчен, Акелага махсус пластмасса чиләктән “саклану якасы” кидереп куялар. Инде ул төзәлүгә бара. Дусты хаски хәзер үзенең бу гамәленә үкенгән кебек боегып йөри, диелә Чаллы хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев