Татар матбугаты
Татарстанның Буа шәһәрендә "Бию тыкрыгы" фестиваль-конкурсы үткәрелде
Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырып, Ял үзәгендә уздырылган конкурста быел бу күчмә исем 1 нче номерлы мәктәпкә бирелде. Тагын Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең һәм сәләтле балалар өчен эшли торган лицей-интернатның бию коллективлары дәгъва кылды. Алар төрле жанрдагы икешәр бию күрсәтте. Җиңүчеләргә диплом һәм күчмә символ тапшырылды, дип хәбәр итте Буа районының “Байрак” газетасы.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев