Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның беренче мөселман радиосы алып баручыларга кастинг игълан итә

Татарстанның беренче мөселман радиосы ир-егет алып баручыларга кастинг игълан итә. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткерә. “АЗАН” радиосы Сезнең радиода эшләү хыялыгызны тормышка ашырырга мөмкин!!! Кастингта катнашырга теләүчеләргә таләпләр: Татар һәм рус телләрендә бертигез дәрәҗәдә яхшы сөйләм. Ислам дине нигезләреннән хәбәрдарлык. Үсешкә, камиллеккә омтылу. 28 нче апрельгә кадәр radioazan.ru сайтындагы махсус анкета – гаризаны тутырып, radioazan@mail.ru адресына җибәрү кирәк. 2 май көнне иртәнге тугыздан алып барлык гариза тапшыручылар “АЗАН” радиосы студиясендә сынау узачак. 5 май көнне нәтиҗәләр игълан ителәчәк. Белешмәләр өчен телефон (843) 202-07-97

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев