Фронттан үтә бер җылылык белән язылган хат юллары: солдат һәрбер сүзен соңгысы кебек яза. Чынлыкта хатлар шәхси характердагы ядкәрләр булып саналса да, алар – тарихны өйрәнүчеләр өчен кыйммәтле чыганак. Бүген архив фондларында өч мең ярымнан артык сугыш хатлары саклана.
“Сөеклеләрем минем, әти-әни! Сезгә юл өстеннән генә кәгазьне мылтыкка куеп хат язам. Бу хатларның төп бурычы, сезгә үземнең исәнлегемне белдерү. Монда җирле халыкны варварлар талап, байтак җәфа чиккән, гаепсез үтерү-ату вакыйгаларын сөйлиләр. Тизрәк шул башкисәрләрне бетереп, көлләрен күккә очырып, иркен җиһан, җир шары бер сулыш алыр иде. Сөеклеләрем минем, минем өчен борчылмагыз, улыгыз Атилла”. Бу – язучы Атилла Расихның әти-әнисенә язган хатыннан юллар. Архив фондларында язучы-шагыйрьләрнең күп кенә хатлары саклана. Алар бигрәк дә кыйммәтле хәзинә булып санала. Сугыш чорында хат язышып кына аралашу мөмкин булган. Өчпочмаклы хатлар, открыткалар алышу бик тә популярлашып киткән. Белгечләр аларның төрле характерда булуын әйтә. Гаиләсенә, дусларына язылган, рәсми органнарга мөрәҗәгать иткәннәре бар. Күргәзмәдә коллектив хатлар да урын алган. Бөтен язулар цензура тарафыннан укылган. Сугыш барган урыннар, кай тарафка юнәлеш алганлыкны хәбәр итә торган юллар каралтып та куелган.
Димәк, конкрет урынны атарга ярамаган. Хатлар арасында шулай ук кыр почтасы аша түгел, кемдер аша ирештерелгәннәре дә бар. Андыйларыннан шактый күп мәгълүмат алырга була. Сугыш хатларында чын тормыш чагыла. Фронттагылар өйдәгеләрдән хәбәр көтә. Аларга һәр сүз кадерле. Тылдагыларның исә яу кырындагыларның исәнлеген белергә тели. 1945 елның 1 апрелендә бер солдат әнисе һәм сеңлесенә тукыма җибәрергә вәгъдә итеп яза. Бу хат 6 апрельдә аның һәлак булуы турындагы хәбәр белән бергә килә. “Без соңгы солдатны җирләмичә, сугыш беткән дип әйтә алмыйбыз. Архивларда сакланган мәгълүматлар күп кенә солдатларның язмышын ачыкларга һәм туганнарын табарга ярдәм итә. Күптән түгел Вологда эзтабарлары әнә шундый бер солдатның язмышын ачыклау өчен безгә мөрәҗәгать итте. Ул – Ярославль өлкәсеннән сугышкан алынган Чистай кешесе Григорий Гришин. Хәзер аның туганнарын ачыклыйлар”, – дип сөйли Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова. Бу эш озак еллар дәвамында алып барыла. Солдат хатларын өйрәнүне дәвам итү мәсьәләсендә академик Индус Таһиров та үз фикерен җиткерде. “Хатлар архив эшчәнлегендә аерым фонд булып өйрәнелә. Кешеләрнең уй-хисләре, эчке борчылулары, кайгы-сагышлары чагыла анда. Бу эшне башка төбәкләр һәм республикалар белән бергә алып барырга кирәк”, – диде ул.
Әлфия ханым
Әлфия Шамова хезмәтләрен санасаң гына да, бу өлкәдә күпме эш эшләнгәнен аңларга була. Ул, фронттан язылган хатларны өйрәнеп, “Сугыш уты белән өтелгән язмышлар” китабын ике томда бастырып чыгара. 600 һәм 400 битлек шактый зур күләмдәге хезмәт бу. Ул монда татар язучыларының 1220 хатын тәкъдим итә. Кайсы сугышта катнашкан һәм кайда һәлак булган, яки исән кайткан язучының тормыш юлы турында Әлфия ханым биш бармагы кебек яттан белә. Үз йөрәге аша кичермәсә, моның кадәр тау хәтле эшне башкарып чыгу мөмкин дә булмас иде. Кызыксынучан кеше буларак, ул әле һаман яңа фотосурәтләр, яңа детальләр эзләп таба. Муса Җәлилнең Гази Кашшафка язган, Фатих Кәримнең гаиләсенә юллаган хатлары турында берничә сәгать буе сөйли ала ул. Язучы Габдрахман Әпсәләмов фронттан Әлфия апаның гаиләсенә – бабасына хат яза, чөнки ул аларда фатирда торган була.
Ә менә әтисе – сугыш чоры корреспонденты Авзал Шамовның хатлары Әлфия ханым өчен бигрәк тә кадерле. “Авзал Шамов өч сугышта катнашкан. Төрле фронтлардан күп кенә очерклар язган хәрби корреспондент илгә 1946 елның маенда гына әйләнеп кайткан”, – дип сөйли ике орденлы батыр әтисе турында Әлфия ханым. Яшел Үзән районының Татар Танае авылында туып үскән егеткә Калининград, Балтыйк буе фронтларында булырга, Кенигсберг, аннан илнең көнчыгышында Монголия, Кытай, Японияне азат итүдә катнашырга туры килә. “Әти бик күп хат язган. Гаиләсенә дә, дусларына да. Без язган хатларны кире фронттан да алып кайтты ул”, – ди сөйли Әлфия Шамова. Бу көннәрдә ул фронт газеталарын өйрәнү белән мәшгуль. “Бер өлешен эшләп чыктым. Татар телендә фронт газеталары чыга башлауга быел 75 ел тула. 19 фронтта барлык милләт вәкилләренең 64 газетасы чыккан. Шуның 16сы – татар телендәге басмалар. Шул газеталардан язучыларның моңарчы билгеле булмаган фотоларын эзләп табам”, – дип дулкынланып сөйли ул.
Һәркем катнаша ала
Архивчылар әнә шул тарихны чагылдырган хатларны теркәү, аның фотокүчермәсен алу, текстын электрон рәвешкә күчерү эшен киң җәелдермәкчеләр. “Бу проект 28 апрельдән башланып китте. Татар һәм рус телендә язылган фронт хатларын өйрәнәбез. Татар телендәге күпчелек хатларны гарәп графикасыннан кирилицага күчерәбез. Шунда ук хатларның төп нөсхәләрен дә күрергә мөмкин булачак. Моны Татарстан архивы сайтыннан һәркем кереп карый ала һәм бу эштә үзе дә катнашып, фронттан язылган шәхси хатларны укучы һәм өйрәнүчеләр хозурына тапшыра ала”, – дип сөйли архив документларын куллану һәм халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Мөстәкыймов.
Белгечләрнең яңа проектка алынулары юкка түгел. “Бүген фронт хатларын архивчылар, музей хезмәткәрләре, мәктәп музейлары һәм коллекционерлар туплый. Алар елдан-ел азая бара. Шәхси хатлар – гаиләдә дә кадерле ядкәр. Шуңа да электрон формада теркәү – уңышлы эшләрнең берсе булыр иде. Аларның бүген күчермәләрен алып калырга иде. Сугыштан килгән хатларны туплау белән беррәттән сугыш чоры балаларының истәлекләрен дә язып алырга кирәк. Аларның саны да кими бара. Киләчәктә язма истәлекләр булмаса, балаларыбызга нәрсә җиткерербез соң?” – диде архив эшчәнлеге үсеше һәм мәгълүмати хезмәтләр бүлеге җитәкчесе Гөлфия Садретдинова, дәүләт һәм районнардагы архив эшчәнлеге белән таныштырып. “Бу эшне хупларга гына кирәк. Халыкта әле бик күп хатлар бар. Аларны өйрәнү, теркәү зур эш булыр иде. Без сугыш хатирәләрен хәтердән берничек тә җуя алмыйбыз”, – диде Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров, сөйләшүгә нәтиҗә ясап.
Нет комментариев