Татарстаннан сайланган депутатлар илдә тагын бер бәйрәм датасы – Әтиләр көнен кертергә тәкъдим итә
23 ноябрь көнне Казанда узган “Татарстан Әтиләр советы” иҗтимагый оешмасының III конференциясендә Александр Сидякин Россия парламентының түбән палатасында Татарстаннан сайланган депутатлар илдә тагын бер бәйрәм датасы – Әтиләр көнен кертергә тәкъдим итүен әйтте.
Александр Сидякин РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, ул шулай ук Россиянең Әтиләр берлекләре төбәкара ассоциациясе рәисе.
“Хәзер без Россия Президентының Әтиләр көнен бәйрәм итү датасын билгеләү турындагы указын көтәбез. Үткән сайлаулар мәшәкате аркасында әлеге мәсьәлә кичектерелеп торды. Шулай да агымдагы ел азагына кадәр алга китеш булыр дип уйлыйм”, – диде Александр Сидякин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев