Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда укучылар карталарына алмашка Саклык банкының контактсыз системасы булдырыла

Якын арада Яшел Үзән шәһәре “Саклык банкы” ГАҖ гамәлгә кертәчәк пилот проект мәйданчыгына әйләнәчәк. Ул биредәге барлык 12 мәктәптә дә тормышка ашырылачак. “Саклык банкы” ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов арасында шул хакта килешенгән.

Биредә балалар өчен контактсыз сервис эшләтеп җибәрү турында сүз бара. “Ак Барс” банкы” ГАҖ моңа охшаш “Мәктәп укучысы картасы” проектын Татарстан территориясендә 2014 елдан гамәлгә кертеп, аннан хәзер Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзәннең 200 мең баласы файдалана. MasterCard PayPass картасына акча салып, электрон юл белән түләп, аның кемнеке икәнен белеп һәм шушы карта ярдәмендә турникет аша мәктәпкә кереп була. Саклык банкы аны да узып киткән. “Балага беләзек бирәләр, кулына карта тоттыралар, ул югала, беләзек уңайсыз... Хәзер боларнең берсе дә кирәк түгел – фәкать уч төбе генә”, - дип сөйләде Герман Греф банк планнары турында.

Шул рәвешле, системага баланы аның учындагы кан тамырлары сурәте белән “бәйләргә” булганнар. Хәзер мәктәпкә керү, сатып алу, электрон көндәлеккә “керү”, башка төр сервислардан файдалану өчен уч төбен тану җайланмасына якын китерергә генә кирәк була. Әти-әниләре баланың электрон гамәлләрен онлайн рәвештә күрә ала. Яңа технологияне беренче булып Яшел Үзән укучылары файдаланачак, аннары ул бөтен республикага таратылачак, дип аңлатты Саклык банкы башлыгы.

Греф шулай ук кешеләрнең электрон исәп-хисапка әллә ни теләми генә керешүләре һәм хәлне ничек үзгәртеп булуы турында мондый фикердә: “Күп төймәгә басып белешмәләр кертәсе бар. Безнең хезмәтләрне бернинди блешемәләр дә кирәкми торган итеп эшләргә кирәк, бу 80-90 яшьлек яшелүзәнле өчен дә киртә булмаслык булсын. Ул эре хәрефләр белән “Хезмәт күрасәтелә” дип язылганын белсен, шул җитәрлек булсын. Бу сервисны без бөтен республикага таратырлык итәргә тиеш”.

Россиянең олы тарихлы банкы Татарстанда актив рәвештә гамәлгә кертергә җыенган тагын бер юнәлеше – юридик затлар өчен махсус проекты бар. “Безнең проект сату урыннарының барысын да күчмә терминаллар белән тәэмин итә. Бизнес өчен ул законлы чишелеш. Кешеләр кибеттә, киоскта, базарда – бөтен җирдә электрон исәп-хисап ясый алачак. Ахыр килеп, “тере” акчасыз гына исәп-хисап ясау мөмкинлеген 100 процент итәсе бар”, - дип якын киләчәккә планнарын сурәтләде Герман Греф.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев