Татар матбугаты
Татарстанда төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве Россиянең башка күп өлкәләренә үрнәк булып тора
Зур масштаблы бәйрәмнәргә баргач, моның шулай икәненә тагын да инанып кайтасың.Удмуртларның “Гырон быдтон”, мариларның “Семык”, керәшеннәрнең “Питрау” бәйрәмнәрендә булганым бар иде. Ә менә быел урысларның “Каравон”ын күрергә насыйп булды.
Лаеш районының Никольское авылы ул көнне 20 меңнән артык кеше җыйды. Быел “Каравон” Бөтенроссия рус фольклоры фестивале 25 нче тапкыр уздырылды. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.
– “Каравон” – республикабызның җитди бренды. Бу – безнең гореф-гадәтебез, тарихыбыз. Ә без тарихыбызга саклык белән карыйбыз. Кичә Болгарда зур бәйрәм уздырдык, ә бүген биредә “Каравон” үткәрәбез. Мондый чаралар республикада яшәүче халыкны тагын да якынайта. Бу фольклор бәйрәме – республиканың матур байлыкларының берсе, – диде ул.
Бирегә ел саен килүче гаиләләр бар икән. “Бер дә калдырганыбыз юк. Рәхәт, күңелле чара бу. Җаннар ял итеп, төрле милләтләрнең җырларын тыңлап кайтабыз”, – ди Казанда яшәүче Илһам Сафиуллин. Аларга “Казаки России” дип аталучы Липецк бию театрының чыгышлары аеруча ошый икән.
Фестивальгә Уфа, Түбән Новгород, Йошкар-Ола кебек чит төбәкләрдән килүче ансамбльләр дә бар. Республикабызның да төрле районнарыннан җыелганнар. Теләче районыннан килгән “Сударушка” ансамблендә гармун уйнаучы Рамил абый Касыймов белән бер эскәмиягә утырып, ял итеп алдык.
– Җырчы кызларны көтәм. Автобусыбызны ерак калдырдык. Алар киенергә дип кире киттеләр, – ди ул. Абзый урыс көйләрен сиптерә генә. Әйдә, үзебезчә уйна әле, дим. Баксаң, бер нота да белмәгән, музыка белеме булмаган бу абзыйның Ходайдан бирелгән музыканы ишетү сәләте бар икән.
– Биш яшьтә тальянда өйрәндем. Бер елдан хромкада уйный башладым. Баянда да уйнау теләгем бар иде. Аны бары тик 10 яшемдә генә алып бирделәр. Әнә шулай, бернинди белемем булмаса да, кеше җырлаганны тыңлап, көй чыгара идем. Хәзер дә шулай, телевизордан да отып алам, кеше җырлаганда диктофонны кабызып яздырам, компьютердан да тыңлыйм. Баянда уйнау күңелемә ял бирә. Бу ансамбльдә дүрт кенә ел эшлим әле, – ди ул. – Без өйрәнгән инде. Түбәтәйне салабыз да урыс эшләпәсен киябез, кирәк икән, мари, удмурт, керәшенгә “әйләнеп куябыз”. Әле мин чит ил музыкаларын да яратып башкарам.
Рамил абый кебекләр җитәрлек биредә. Никольское урамнары җыр-моңга күмелеп торды. Күңелгә иң ошаганы – кәсепчелек, һөнәрчелек ярминкәсе булгандыр. Биредә җаның ни тели – шуны сатып алырга мөмкин иде. Һәр милләтнең үз милли кием-салымы, йөзек-алкасы, беләзеген табып була.
Лаешлылар “Каравон” бәйрәмнәре белән бик горурлана. Моны район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев та яшермәде. “Традиция буенча май ахырында Никола Вешний көнендә без бирегә – Никольское авылына җыелабыз. Фестивальнең республика өчен мәдәни бренд булуы – безнең өчен зур горурлык. “Каравон“ бүген – урыс фольклоры, биюе, җыры, тарихы һәм йолаларын яратучылар җыела торган кабатланмас мәйданчык”, – диде ул.
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев