Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда төнлә 28 градуска кадәр салкын булачак

Казанда төнлә һава температурасы -16....-28 градуска җитәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 10 гыйнварда, Татарстанда -16...-21 градуска кадәр салкын булачак, ә аязган вакытта һава температурасы тагын 6-7 градуска төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Казанда төнлә һава температурасы -16....-28 градуска җитәчәк, аязганда 2 - 4 градуска кимиячәк.

Көндез республикада -10...-15 градус салкын көтелә, ә Татарстан башкаласында термометр баганалары -10...-12 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, җил көньяк-көнбатыштан була. Юлларда бозлавык саклана.

Татар-информ

 

Фото: архив/Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев