Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда татар телен укытуга бәйле вазгыять тотрыклы төс алды" - Михаил Бабич

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде. Бабич сүзләренчә, федерация субъектларында дәүләт телләрен укытуны федераль законнарга тәңгәлләштерү ихтыяҗы хәзер генә тумады. Соңгы ике елда вазгыять өлгереп җиткән, төбәкләрдән меңләгән мөрәҗәгатьләр килә башлаган иде, диде ул. «Дәүләт күзлегеннән караганда, Россия Федерациясе законнарының бозылуына игътибар итмәскә мөмкин түгел иде. Бу – соңгы 25 елда килеп туган проблема», - дип искәртте Бабич. Ул субъектларның дәүләт телләрен билгеләү хокукын Конституциянең төп казанышы дип атады. Дәүләт төзелеше Россиянекенә якын булган бер генә илдә дә мондый мисаллар юк, дип өстәде ул. Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә татар теленең ихтыяри рәвештә, ата-аналарның ризалыгы белән, атнасына ике сәгать укытылачагы хакында игълан ителде.
Василина Олейник, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев