Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда салым буенча бурычларны киметү йөзеннән штаб оештырыла

Татарстанда республиканың консолидацияләнгән бюджетына салым буенча бурычларны киметү буенча чараларны тормышка ашыру өчен Ведомствоара комиссия (штаб) булдырылачак. 2016 елның 15 июлендә кабул ителгән шул хактагы карарны Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин имзалаган. Ул кичә бастырылды. Комиссиянең рәисе итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров билгеләнгән. Аның урынбасарлары - республика финанс министры Радик Гайзатуллин һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин (килешү буенча). Татарстан финан министры урынбасары Данил Волков комиссия спекретаре итеп билгеләнгән. Алардан тыш штаб составына тагын 21 түрә кергән, шул исәптән республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары. Ведомствоара комиссия республиканың салым базасын үзгәртү сәбәпләрен оператив карау, салым җыю барышы, түләмәү һәм бурыч җыелуның сәбәпләрен, төбәкнең салым потенциалын үстерү һәм салым бурычларын бетерүгә китерүче карарлар кабул итү белән шөгыльләнәчәк. Ведомствоара комиссия утырышына бурычлы предприятиеләрнең җитәкчеләре чакырылачак. Карарлар үтәлешен тикшерү штаб рәисе Шамил Гафаровка йөкләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев