Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Россия көнен ничек билгеләделәр? (фото)

Россия көнендә Казанның Горький паркында Россия халыклар дуслыгы парады узды. Парадның алдагы сафларында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ольга Павлова барды. Парад "Халыклар дуслыгы – Россиянең байлыгы" шигаре астында узды. "Бүген Халыклар дуслыгы парады Россиянең күп кенә төбәкләре һәм шәһәрләрендә уза. Без илебезнең никадәр көчле булуын яхшы аңлыйбыз, чөнки берләшү, дуслык бар, Россия халыклары бер-берсен аңлый, без шуның белән көчле дә", – дип белдерде Айрат Сибагатуллин.    

Чаллы – "Бәхетле балачак"

Россия көне уңаеннан Чаллыда "Бәхетле балачак" фестивале үтте. Чарада "Чишмә" Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче иҗат коллективлары катнашты. Аларны бәйрәм белән шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов тәбрикләде. Алар фестиваль кунакларына киләчәктә дә шәһәребез һәм илебез үсеше өчен лаеклы өлеш кертеп, һәрвакыт шулай иҗат белән дус булып, бәхетле гомер кичерүләрен теләде. Дәрәҗәле кунакларга рәхмәт йөзеннән милли киемнәрдәге балалар коллективлары берсеннән-берсе матур концерт номерларын тәкъдим итте.  Аларга өлкәнрәк яшьтәге абый-апалары да кушылды.  

Лениногорск – көндез гармуннар уйный, кич Салават Миңнеханов белән Гүзәлем җырлый

Лениногорскида Россия көненең төп бәйрәм чаралары – "Уйнагыз гармуннар" бәйгесе. Анда музыка мәктәбенә йөрүче яшь музыкантлар катнашты. Шулай ук район һәм шәһәрнең гармунчылары көч сынашты. Кичке 5тә биредә яшь лениногорскилыларга паспортлар тапшырылды. Сәгать 8дә күл буенда Салават Миңнеханов белән Гүзәлем концерт куйды. Бәйрәм салют белән төгәлләнде. P1000856

Азнакай – асфальтта рәсем бәйгесе

Азнакайлыларга Гаилә паркында район үзешчәннәре катнашында “Җырлыйм сиңа, Россия” бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр. Шулай ук Яшьләр паркында асфальтта рәсем бәйгесе, “Туган илем – Россия” квест-уены уздырылды.  

Аксубайда – бильярд бәйгесе һәм хәйрия марафоны

Аксубайда Россия көнендә яшь гражданнарга паспортлар өләштеләр дип яза "Авыл таңнары" район газетасы. Ә бәйрәм исә бильярд турнирыннан башланып китте. Бәйрәм тантаналарын ачканда Россия байрагын күтәрүне Аксубайның мактаулы гражданины Исмәгыйль Моратшинга тапшырдылар. Район үзәгендә үткән концертта "Бергә булдырабыз" хәйрия марафоны да уздырылды. "Хыял" приюты спорт мәйданчыгын яхшыртырга, фототүгәрәк ачарга җыена. Приютның бу башлангычына аксубайлылар теләктәшлек күрсәтте, нәтиҗәдә 5800 сум акча җыелды.    

Актанышта җитәкчеләр футбол уйный

Россия көнендә Актаныш технологик техникумының универсаль спорт мәйданчыгында район җитәкчеләре  мини-футбол турнирында көч сынашты, дип яза "Актаныш" мәгълүмат порталы. Биредә район Башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыклары әлеге спорт төре буенча үзара иң-иңнәрде билгеләде. 14(80)  

Әлмәт – 1500 кеше Россия флагы булып тезелде

Әлмәт укучылары Россия көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үтте. Нефтьчеләр мәйданында 1500ләп кеше шарлар белән Россия флагы төсендә тезелде, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. триколор 1 Шулай ук Россия көнендә Әлмәттә яшәүче күпбалалы һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә истәлекле бүләкләр һәм көнкүреш кирәк-яраклары таратылды. Район башлыгы тәкъдиме белән районда изгелек акциясе старт алды. “Бирлик” азәрбайҗаннар диаспорасы һәм аның җитәкчесе Фикрәт Бакиров беренчеләрдән булып әлеге акцияне күтәреп алды һәм берничә гаиләгә бүләкләр тапшырды. Мохтаҗ гаиләләр игелекле шәһәрдәшләр ярдәме белән азык-төлекле, киемле була алды, балаларын шатландырды. Шулай ук күпбалалы гаиләләргә концерт та бүләк иттеләр. А

Әтнәдә – веломарофон

Олы Әтнәдә веломарафон узды. Җиде дистәгә якын велосипедчы "Ашыт" спорткомплексы яныннан кузгалып, Олы Әтнә авылының Совет урамы аша узып, әйләнгеч юлдан кабат "Ашыт" комплексы янына кайттылар. Регистрация тәмамлангач, Спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев бәйрәм белән котлап, әлеге чараның тәртипләрен аңлатты. Юллар ябылган иде. Велосипедчыларны "Ашыгыч ярдәм" машинасы озата барды. Ә алда - "ЮХИДИ" машинасы иде, дип яза "Әтнә таңы" газетасы.   de15c2866dc7a06fe73e0922715c4d8b_L

Иске бәйрәмдә яңа башлык

Буадагы Россия көненең иң зур үзенчәлеге – аларны районның яңа башлыгы Марат Җаббаров котлады. IMG_6728  

Балтачта ат чабышы

Балтачта Россия көнендә бәйрәмчә пылау пеште, шашлык кызды, чәй кайнады. Җитәкчеләр табигать кочагында мылтыктан атты, йөгерүчеләр ат ярышы була торган сукмактан йөгереп узды, дип яза "Хезмәт" район газетасы. Әмма иң кызыгы –  атлар чабышы көндез сәгать 11 дә башланды. Халык аны зарыгып көтеп алды, чөнки ат чабышы башланыр мизгелләр җиткәндә тамаша калу урыннары тыгызланган иде инде. Ат чабышы гаять тә кызыклы булды, бу төр ярышка җаны-тәне белән бирелгәннәр аның тәмен белеп карады, “Татарча көрәш шушылай зур дәрәҗәдә, кызыклы, бәхәсле узса, хәзер менә ат чабышы да районыбызда үзгә бер ямь белән үтә”, – диде районда ат чабышларының даими алып баручысы Вакыйф Зәкиев. Күк йөзен томалап, яшенләп килгән һәм дә коеп яуган яңгыр да чабышларга киртә булалмады, фанатлар таралмады, ярышлар тәмамланмады. Ат чабышы шултиклем кызу булды, кискен борылышта өч-дүрт җайдак атыннан да төшеп калды, хәтта. Шөкер, аларның һәрберсе сау-сәламәт. Алда Сабан туйлары! “Нигә безне бәйгеләргә алып бармыйлар”, дип талпынган атларыбыз бер кат чирканчык алды, дип яза район басмасы.    

Зәйнең татар гимназиясендә – "Росиночка России" бәйгесе

Зәйнең татар гимназиясендә “Росиночка России” дип исемләнгән үзенчәлекле бәйге оештырылды, дип яза "Зәй офыклары" район газетасы. Ватанпәрварлык, үз иленең лаеклы ул-кызлары булып үсүнең мөһимлегенә басым ясап оештырылган әлеге чара, мәктәп яны лагерына йөрүче балалар, анда эшләүче әйдаманнар арасында үтте. Бәйгедә биш отрядка бүленгән командалар илебез тарихы буенча төзелгән викторина сорауларына җавап биделәр, илебездә яшәүче төрле милләт халыкларының кул эшләрен гамәлдә ясап күрсәттеләр, иҗади бәйгедә ярыштылар. "Балаларның ил сәясәтенә кагылышлы темаларны яхшы белүе, Россиянең җир шарында һәрчак тынычлык хөкем сөрүе ягында булуын ассызыклаулары куандыра. Балаларыбыз үз илебез патриотлары булып үсә", – диде директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәфисә Гатияуллина.    

Лаешта – "Мин яратам сине, Россия!"

Лаеш районы Ташкирмән авылында "Мин яратам сине, Россия!" акциясендә мәктәп укучылары рәсем ясап көч сынашты. Бәйге шартлары буенча һәр рәсемдә Россия флагы булырга тиеш иде, дип яза "Кама ягы" район газетасы.    

Тукай районында – викторина

Тукай районы Калмаш авылында Россия көненә багышланган викторина узды, дип яза "Якты юл" район газетасы.  Балалар белән бик кызыклы һәм мавыктыргыч, шул ук вакытта белемнәрне дә арттырырга ярдәм итә торган викторина узды. Балалар шулай ук тынычлык төшенчәсен чагылдырган рәсемнәрне асфальтка төшерде. ibRlv9boMiM

Нурлатта – халыклар дуслыгы парады

Нурлатта төрле милләт вәкилләре катнашында халыклар дуслыгы парады узды дип яза "Дуслык" район газетасы. Бакудан килгән Ризван Алмазов: "Нурлат бик кунакчыл шәһәр, монда бик ачык кешеләр яши. Мин төрле милләт вәкилләренең туганнары кебек аралашуына шат", – ди.   22a6915484ff532f0ac364e5fecdcb0b_XL

Яңа Чишмәнең яшь гражданнарына – паспорт, өлкәннәргә – бүләк

Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова, районның миграция хезмәте башлыгы Галина Юрьева һәм "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Снежана Воронцова районның биш яшь гражданына тантаналы төстә паспорт тапшырды, дип хәбәр итә "Шешминская новь" газетасы. Бәйрәм көнендә Анастасия Малышева, Виктория Козюкова, Софья Петрова, Гөлшат Хатыйпова һәм Ләйлә Гыйльметдинова Россиянең тулы хокуклы гражданнары булды. Аларны район башлыгы Вячеслав Козлов тәбрикләде. "Паспортыгызны күз карасыдай саклагыз, Ватаныбызның патриотлары булыгыз, Россия гражданы исеменә тап төшермәгез", – дигән теләкләрен җиткерде ул кызларга. Россия көнендә ЗАГС бүлегендә шулай ук 55 һәм 60 ел бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләп, "Нык гаилә – нык Россия" дигән тантаналы чара узды. Чаллы башы авылыннан Дәүләтшиннар һәм Екатериновка авылыннан Агафоновлар гаиләсе район башлыгы һәм барлык кунаклардан чәчәкләр, бүләкләр, котлаулар кабул итте.  
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев