Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Гаилә фотохроникалары" республика фотоконкурсы игълан ителде

Кичә Төбәк ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы советында "Гаилә фотохроникалары" республика фотоконкурсы презентациясенә багышланган “түгәрәк өстәл” үтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Проектның төп максаты – Бөек Ватан сугышы чорындагы гаилә фотоларыннан электрон архив булдыру һәм аны яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә файдалану. Бәйге ике номинациядә үткәрелә. Бөек Ватан сугышы чорындагы гаилә фотоларыннан иң яхшы электрон архив – әлеге номинациядә район һәм шәһәрләрнең ветеран оешмалары, шулай ук Бөек Ватан сугышының 75 еллыгын каршылау кысаларында “Бөек Ватан сугышы чорындагы гаилә фотохроникасы” акциясен уздыруда ярдәм күрсәткән мәгариф учреждениеләре катнаша ала. Икенче номинация – Бөек Ватан сугышының 75 еллыгын каршылау кысаларында “Бөек Ватан сугышы чорындагы гаилә фотохроникасы” акциясен уздыруда ярдәм күрсәтүдә иң яхшы фотокүргәзмә. Биредә мәгариф оешмаларында, мәктәп музейларында җыелган материаллар, матбугат чараларында, Интернет-ресурсларда кулланылган мәгълүматлар бәяләнәчәк. Тулырак мәгълүматлар проектның www.fotohroniki.ru сайтында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев