Татар матбугаты
Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка тавышлы хәбәр тарату системасын тикшереп караячак
20-22 декабрьдә Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка тавышлы хәбәр тарату системасын тикшереп караячак. Беренче – “Внимание! Проводится проверка системы оповещения населения” дигән сигнал 20 декабрьдә иртәнге 10.00 сәгатьтә республиканың барлык муниципаль районнарында яңгыратылачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
14.00 сәгатьтә шушы ук тавышлы система җайланмаларын Казан шәһәре, Яшел Үзән һәм Югары Ослан муниципаль районнарында кабызачаклар. 20 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Казанның электротранспортында да әлеге мәгълүмати системаны кабызу планлаштырыла.
21 декабрьдә С–40 сирена җайланмалары республика шәһәр һәм районнарында 12.00 сәгатьтә кабызылачак. Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә районнарның Бердәм дежур-диспетчелык хезмәтеннән һәм объектларның Дежур-диспетчерлык хезмәтеннән автоматик режимда локаль хәбәр тарату системаларын кабызачаклар.
Планлы тренировка кысаларында, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика гражданнарына тынычылк сакларга һәм хәбәр сигналын игътибар белән тыңларга сорый.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев