Татар матбугаты
Татарстанда Чувашиянең халык шагыйре Петр Хузангайның тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар үткәреләчәк
Татарстанда Чувашиянең халык шагыйре Петр Хузангайның тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар үткәрелә дип хәбәр итә Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Тантаналар шагыйрьнең туган ягы Әлкидә һәм Аксубай бистәсендә узачак.
Юбилей чаралары 21 гыйнвар көнне Аксубай бистәсенең Мәдәният йортында чуваш эстрадасы һәм опера җырчылары концерты белән башлана.
Ә 22 гыйнвар көнне Әлки районының Хузангай авылында Төбәкара шигърият фестивале була. Анда Чувашия Республикасы мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министры К.Г.Яковлев катнашуы көтелә. Юбилей чаралары зур концерт белән тәмамланачак. Анда Чувашиянең һәм Россиянең Федерациясе халык артисты Петр Заломнов, Чувашиянең халык артисты, Россия Федерациясе атказанган артисты Людмила Семенова, Чуваш дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнаша.
Чараларда Татарстан Халыклар ассамблеясе делегациясе дә катнашыр дип көтелә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев