Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 30% артып киткән

Тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре һәм грипп белән авыручылар саны узган атна дәрәҗәсендә саклана. Казанда чирләүчеләр исәбе эпидемик чиктән 2 тапкырга югарырак. Бу турыда Татарстанның баш эпидемиологы Наталья Ивойлова "Татар-информ" агентылыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Казанда медицина учреждениеләре көчәйтелгән эш режимына күчерелде, ОРВИ һәм грипп белән авыручылар өчен ятаклар саны арттырылды, вирусларга каршы препаратлар күләме даими тулыландырып тора, ди Казан Сәламәтлек саклау идарәсе урынбасары Гөлсинә Хуҗиева. Казанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар республика инфекциялеле авырулар хастаханәсе, 11 санлы шәһәр хастаханәсе, 7 балалар хастаханәсе эшли. - 7 балалар хастахасендә 68 ятак бүлеп бирелгән. 23 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, әлеге ятакларга 66 пациент салынган. Олылар хастаханәсендә дә вазгыять шундый ук. Хастаханәләрдә урыннарга кытлык юк. Әмма, ниндидер көтелмәгән хәлләр килеп чыга калса, без һәрчак резервта тагын 2-3 ятак тотабыз, - дип хәбәр итте Гөлсинә Хуҗиева.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев