Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда алдагы тәүлекләрдә яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 17 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көндез төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, көнбатыш районнарда +15 градус, көндез +18..+23 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар. 18 сентябрь көнне Татарстанда аязучан болытлы һава була. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача тизлектә, яшен вакытында секундына 18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, көнчыгыш районнарда  +13 градус, көндез  +14..+19 градус булуы ихтмал. 19 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән секундына 18 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус көндез +10..+15 градус булыр, дип көтелә.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев