Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан язучылары – Милли шура әгъзалары

2017 елның 2-3 август көннәрендә Казан шәhәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае булып узды. Анда Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән hәм 41 чит илдән 811 делегат hәм 207 кунак катнашты. Корылтай эшендә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов; "hәр корылтай - көтеп алган вакыйга. Әлеге чараның Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгында үтүе символик мәгънәгә ия. Бу вакыт эчендә конгресс тормышчан булуын исбатлады.Үзен татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклаучы институт итеп күрсәтте. Конгресс милләтебез hәм аның киләчәге өчен җан атучы барлык татарларны берләштерде. Чирек гасыр эчендә күпләгән уңышлы проектларны күтәреп чыкты" - диде. Шулай ук конгрессның стратегиясе белән шөгылләнүче милли шура оештырырга кирәк, дигән тәкъдимне дә житкерде. Нәтижәдә Татар конгрессы белән дә, Федераль милли-мәдәни мөхтәрият белән дә житәкчелек итәчәк Милли шура оештырылды. Шура рәисе итеп Татарстан Республикасы Премьер - министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев сайланды. Милли шурага Татарстан Язучылар берлегенең 6 әгъзасы керде:  

Татарстан Язучылар берлеге рәисе

Данил Салихов

 

Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән hәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе

Разил Вәлиев

 

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Равил Фәйзуллин

 

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Роберт Миңнуллин

 

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Зиннур Мансуров

 

шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты

Ркаил Зәйдулла

 
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев