Татар матбугаты
Татарстан Язучылар берлегенең яңа әгъзасын Арчада "Әдәби суд" көтә
14 ноябрьдә “Идел” журналы Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” чәчмә әсәре буенча “Әдәби суд” үткәрә. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гаепләүче ягыннан - Ландыш Әбүдәрова, яклаучы ягыннан Вакыйф Нуриев "шаһит"лар булып чыгыш ясаячак. Чарада шагыйрьләр, прозаиклар, әдәбият сөючеләр катнашыр дип көтелә.
- Зиннур Тимергалиев “Кичә яраттым” (ТКН, 2018) китабы, җыр текстлары һәм вакытлы матбугатта басылган проза әсәрләре авторы. Арчада яши.
![ЯзÑÑÑÐ»Ð°Ñ Ð±ÐµÑлегенең Ñңа ÓгÑзаÑÑн "ÓдÓби ÑÑд" көÑÓ!](http://www.sptatar.ru/media/k2/items/cache/ab4d8f09edcfdd479c4fe2fdc419c5dd_L.jpg)
- Әдәби суд – «Идел» журналы башлап җибәргән иҗади проект. Аның асылы – яшь иҗатчыларның (яки иҗади биографиясе зур булмаган язучыларның, шагыйрьләрнең) әсәрләренә бәя бирүдән гыйбарәт.
Татар-информ
Фото: Зиннур Тимергалиев, sptatar.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев