Татар матбугаты
Татарстан Язучылар берлегендә "Туган ил буйлап Актаныш" тарихи-документаль фильмны тәкъдим итү кичәсе узды
Кичә, 18 апрельдә, Татарстан Язучылар берлеге бинасында "Туган ил буйлап Актаныш" исемле 2 серияле тарихи-документаль фильмны тәкъдим итү кичәсе узды. Тарихи-документаль фильмда Актаныш җирлегендә туып үскән, шулай ук ул якларны өйрәнгән шәхесләр урын алган.
Археолог Фаяз Хуҗин Актанышта халыклар бик борынгыдан ук яшәгән, дип саный. “Мин археолог булгач, борынгы чоры белән кызыксындым. Актаныш – көнчыгышта урнашкан. Димәк, көнчыгыштан килгән халыклар хәзерге Актаныш районы аша үтеп кергәннәр. Биредә таш гасырга, бигрәк тә бронза гасырына караган Такталачык каберлеге дә бар”, - диде Фаяз Хуҗин.
Режиссер Алмаз Нургалиев “Татар-информ” хәбәрчесенә фильны Актаныш районы тарихы буларак кына түгел, ә киңрәк карарга кирәк, дип белдерде. “Фильмны без Актаныш авылы тарихы буларак бирсәк тә, аны мин киңрәк итеп карар идем. Актаныш җирлеге тарихы күрше районнар, Татарстан һәм дөнья тарихыннан башка бара алмый”, - диде ул.
Фильм 2 ел эшләнелгән. Аның режиссеры, операторы һәм монтажлау остасы - Алмаз Нургалиев, ә сценарий авторы - аның әнисе, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова. Кадрия Идрисова фильм буенча эш бетмәгән, дип саный. “Эшлисе эшләр әле бик күп. Актанышны биологик, генетик, фольклор ягыннан тикшерергә кирәк. Бәлки бездән соң да бу эшне дәвам итүче булыр”, - диде ул.
Алмаз Шиһабетдинов, Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев